Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Чаллыда спортчыларны югары спорт казанышлары өчен бүләкләделәр

0
Чаллыда спортчыларны югары спорт казанышлары өчен бүләкләделәр

(Чаллы, 12 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллы мэры Наил Мәһдиев көрәш буенча шәһәр командасы белән очрашты. «Чаллы ике ел инде көрәштә беренче, беренчелекне берәүгә дә бирергә ярамый. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу спорт төре Татарстанда иң яраткан спорт төрләренең берсе, ул милли тәңгәллек турында сөйли», — диде ул спортчыларга.  Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен урыннар булдыру буенча эш дәвам итә. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә көрәш бүлеге эшчәнлеге алып барыла, федерация инициативасы буенча 2020 елда «Виктория» мәктәбе базасында икенче бүлек ачылды, бу исә шәһәрнең яңа өлешендә әлеге спорт төре белән колачлауны көчәйтергә мөмкинлек бирде. «Көн тәртибеннән „Витязь“ көрәш үзәген төшереп калдырмыйбыз, чиратта „Олимпия“ спорт мәктәбен капиталь ремонтлау, яшьләр спорт белән шөгыльләнә алырлык башка спорт объектлары. Киләсе елда без яңа мәктәпләр төзергә планлаштырабыз, анда да яңа бүлекләр ачу мөмкинлеген карарга кирәк», — дип уртаклашты шәһәр башлыгы. Яр Чаллы шәһәренең көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, хәзер көрәш белән кырыктан артык өлкән һәм 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә. Бүлекчә эше барышында 1000нән артык спортчы массакүләм разрядларын башкарды, 28 спортчы беренче спорт разрядын алды, 32 спортчы спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде, 11 спортчы спорт мастеры дигән исемгә лаек булды. 2020 елда билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионы буларак Виталий Колесников, көмеш призер буларак Рәнис Гыйлаҗетдинов танылды. 2021 елда Ришат Исхаков Дөнья чемпионы булды, Эльдар Хәмитов бронза медаль яулады. Спортчылар шулай ук билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Шулай ук Чаллы шәһәре командасы ике ел рәттән (2020-2021 еллар) Татарстан чемпионатында җиңүче булып тора.  Мэр сүзләренчә, Яр Чаллыда әлеге юнәлешне үстерү өчен тренерлар штатын көчәйтергә, Комсомол районында бүлек ачарга, «Витязь» комплексына кадәр балалар трансферын планлаштырырга кирәк. Бу юнәлешләр хәзер эштә. Ул Чаллы шәһәренең көрәш федерациясеннән спортчыларга халыкара һәм бөтенроссия ярышларында югары спорт казанышлары өчен бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, шулай ук алга таба җиңүләр теләде.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла


Спорт в России и мире
Москва

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Удмуртия не вошла в число регионов, утвердивших планы адаптации к изменениям климата





Путин в России и мире
Москва

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Я не пью алкоголь вообще: Анастасия Волочкова резко ответила на слухи об алкоголизме



Москва

Убитая горем. Мама Пухляша расплакалась на премьере его последнего фильма 

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net