Татарстанда кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Татарстанның Кукмара районында Сабанчы авылы янында кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч, автомобиль янында машина йөртүчене дә, пассажирларны да тапмаган. Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән.