Уфада яшәүче Рөстәм Нәбиев галәмгә очарга әзерләнә
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев зур халыкара проектны оештыручылар аның белән элемтәгә керүе хакында сөйләде. Ике аягы да ампутацияләнгән элеккеге десантчы үз мисалында, әгәр теләк бар икән, мөмкин булмаган берни дә юк икәнлеген раслый. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә. Рөстәм Нәбиев бер журналга биргән интервьюсында белдергәнчә, ул киләчәктә галәмгә очачагына ышана. «Космоска очачак йөз уникаль кеше» дигән халыкара проект бар. Тауга беренче тапкыр күтәрелгәннән соң минем белән элемтәгә керделәр һәм әлеге проектта катнашырга чакырдылар. Мин риза булдым. Әлегә вакытын әйтмим, әзерлек эшләре бара. Беренче эш итеп инглиз телен өйрәнергә кирәк. Хәзер репетиторга йөрим. Бу галәмгә очарга теләгәннән генә түгел. Бүген инглиз теленнән башка беркая да бара алмыйсың», — диде Рөстәм Нәбиев. Ул шулай ук тауга менгәндә алган хис-кичерешләре, ни өчен Уфадан күчеп китәргә теләмәве, кинода төшәргә һәм үз язмышы турында китап язарга нияте бармы-юкмы икәнлеге хакында сөйләде.