Җырчы Илгиз Мөхетдинов «Татар-информ»да яңа клип тәкъдим итәчәк
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне, 13 декабрьдә, 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәгенең яшь артисты Илгиз Мөхетдиновның иҗатына һәм аның клибын тәкъдим итүгә багышланган рус һәм татар телләрендә матбугат конференциясе була.
Чарада җырчы Илгиз Мөхетдинов, клип режиссеры Артем Дубинин һәм продюсерлары - Эдуард Никитин белән Нияз Сабиров катнашачак.
Матбугат конференциясендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, «Татар моңы» конкурсы лауреаты, «Безнең җыр» һәм «Үзгәреш җиле - 2021» проектларында катнашучы Илгиз Мөхетдинов иҗаты турында сөйләячәкләр. Шулай ук алар артистның «Бик бәхетле булыр идек» дигән җырына яңа клип тәкъдим итәчәк.