Казанда «Татар мирасы» этномәдәни форумы уза
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). «Татар мирасы» яшьләр этномәдәни форумы 8 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр Татар яшьләре лидеры мәктәбе кысаларында уза. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештырды.
«Чараның максаты: татар халкының тарихы, этник, мәдәни һәм конфессиональ күптөрлелеге, аның ил тарихындагы әһәмияте һәм роле белән танышу», — дип искәртә оештыручылар.
Этномәдәни форумга федераль һәм төбәк милли-мәдәни мохтариятләренең 18-35 яшьлек активистлары чакырылган. Катнашучылар өчен чыгышлар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм милли һөнәр буенча мастер-класслар, иҗади мәйданчыклар, шулай ук Казанның истәлекле һәм тарихи урыннарына экскурсия оештырылган.
Форумда катнашучылар халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алачак, «Лидерлык һәм футуризм. Киләчәк кемнәр кулында?» темасына фикер алышачак. Кунакларга шулай ук декоратив-гамәли сәнгать экспозицияләре белән танышу мөмкинлеге була.