Тәлгать Галиуллин: Акмулла — казах һәм башкорт сүзләрен кертеп язган татар шагыйре
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Профессор, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин XIX гасырда иҗат иткән Акмулланы татар шагыйре булуын әйтте. «Акмулла дигән шагыйрьне казахлар, башкортлар, татарлар — һәркем үзенеке итеп саный. Әмма без аның татар шагыйре икәнен беләбез. Ул башкорт, казах далаларында яшәгән, шуңа күрә аның иҗатында казах сүзләре дә, башкорт сүзләре дә бар», — диде ул. Ул Акмулланың мирасын татар галиме Миркасыйм Госманов өйрәнгәнен әйтте. «Акмулланың кулъязмалары күп түгел, исән чагында ул кечкенә генә җыентык чыгарган булган. Шуның берсе Казанда чыккан», — диде галим. «Казанда аңа багышланган конференция узган иде. Шунда чакыру алгач, башкортлар тиз генә Акмулладан башкорт ясап, әсәрләрен 10 мең тираж белән чыгарганнар. Бөтен халыкка бушлай таратканнар. Бәхәс чыккач, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк дип таптым», — диде Тәлгать Галиуллин.