Прокуратура Тукай районында электр уты сүндерелгәннән соң тикшерү башлаган
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тукай районының күзәтчелек идарәсе Әҗмәкәй авылында авария аркасында электр уты сүнгәч, тикшерү үткәрә башлаган.
Прокуратура челтәр оешмасының халыкны электр белән тәэмин итү турындагы законны ничек үтәвен, шул исәптән электр челтәрләрендәге аварияне ничек тиз арада бетерәчәген бәяләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.