Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе — алар ике ир-ат һәм өч хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 инфекциясеннән 1939 һәм 1941 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1924, 1933 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусы корбаннарның гомуми саны 2021 елның 10 декабренә 1330га җиткән.
Элегрәк «Татар-информ», Росстат мәгълүматлары нигезендә, 2021 елның октябрь аенда Россиядә коронавирустан 68 мең кеше үлеме теркәлүен хәбәр иткән иде. Сovid-19 инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем арасындагы аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә.