Татарстанда Яңа елга күмәк иммунитетка ирешү ниятләнә
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу Яңа елга 80 процентка җитәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бездә бүгенге көндә олы яшьтәге халыкны вакцинацияләү 72 процент тәшкил итә, без 80 процент колачлау турында сөйләшәбез. Читать дальше...