«Татар җыры» тамашасы көнендә Казаннан аэропортка өстәмә электричкалар җибәрәләр
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казан — Аэропорт — Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары 18 декабрьдә кертеләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте. «Ел саен уздырыла торган «Татар җыры» музыкаль фестивале "Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрелү сәбәпле, шәһәр яны поездлары бер көнгә билгеләнә», — диделәр матбугат хезмәтендә. Аерым алганда, Казан станциясеннән 7602нче электричка 15.30 сәгатьтә китә һәм Аэропорт станциясенә 15.50 сәгатьтә килеп җитә. 7603нче номерлы шәһәр яны поезды Аэропорт станциясеннән 22.20 сәгатьтә кузгала һәм Казанга 22.40 сәгатьтә кайтып җитә. Шул ук вакытта поездлар турыдан-туры, тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.