Сергей Когогин КАМАЗны тагын биш ел җитәкләячәк
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинның вәкаләтләре тагын биш елга озайтылды. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Когогин КамАЗны 2002 елның 26 апреленнән җитәкли, 1999 елның июненнән компаниянең Директорлар советына керә. Яңа срок 2022 елның 11 февраленнән башлана.
Моннан тыш, идарәнең гамәлдәге әгъзалары булган Юрий Герасимов, Ирек Гомәров, Андрей Максимов, Жанна Хәлиуллина һәм Рөстәм Шәмсетдиновның вәкаләтләре биш елга озайтылды.
«КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышын «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов уздырды. Анда катнашучылар арасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да бар иде, дип билгеләп үтә ТР Президенты матбугат хезмәте.