Мөхәммәтшин: Катаулы вазгыятьтә читтәге ватандашлар белән элемтәләрне көчәйтү кирәк
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе, республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. «Тулаем алганда, дөньядагы катлаулы вазгыять шартларында безгә ватандашлар белән нәтиҗәле диалогны үстерергә кирәк. Бу юнәлештә безнең билгеле бер уңышларыбыз бар», — диде Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында. Фәрит Мөхәммәтшин быел Татарстанның ватандашлар белән бәйләнеш буенча системалы эше федераль хакимият органнары тарафыннан югары бәяләнүен искәртте. «Шулай итеп, республика делегациясе катнашында Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның форумда катнашуыбыз өчен рәхмәт белдергән хаты килде. Татарстан федераль мәйданчыкта ватандашлар белән багланышларны аеруча интенсив алып барган федерация субъектларыннан берсе буларак тәкъдим ителде», — диде ул. Парламент башлыгы шулай ук узган ел ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның Координация советы каршында ватандашлар белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча пилот проект рәвешендә эшче төркем оештырырга тәкъдим итүен искә төшерде. «Совет карары буенча, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы базасында Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар белән сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем төзелде. Аның составына республика министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, федерация субъектларында һәм чит илләрдәге республика вәкилләре керде», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының игътибарын «ватандашларны ирекле рәвештә күчерүгә ярдәм итү буенча республика дәүләт программасын гамәлгә ашыру өстендә актив эш алып бару зарурлыгына» юнәлтте. «Татарстан җитәкчелеге адресына бу максатларга юнәлдерелгән федераль субсидияләрнең 50 процентыннан да аз өлеше тотылуы турында мәгълүмат килде. Коллегаларымнан әлеге программаны республика территориясендә гамәлгә ашыру буенча бөтен кирәкле эшне оештыруларын сорыйм», — дип йомгаклады ул. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 17 декабрьдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ябуга багышланган тантаналы чара узачагын хәбәр иткән иде.