ЮХИДИ татарстанлыларга кар яуган вакытта юлда куркынычсызлык чараларын искә төшерә
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразларына караганда, алдагы ял көннәрендә республикада көчле кар, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы шартларында машина йөртүченең максималь рөхсәт ителгән тизлеккә түгел, ә куркынычсызлыкка таянып эш итәргә тиешлеген искәртә. Автомобиль салонында бар кеше дә иминлек каешы белән эләктерелергә тиеш, юлда куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк. Балаларны автомобильдә 12 яшькә кадәрге балалар автокреслосында алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәр артта йөртергә кирәк. Җәяүлеләргә төнлә һәм кичке вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементларны булдырырга кирәк. Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.