Бауман урамында буран вакытында Яңа ел инсталляциясенең бер өлеше җимерелгән
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан үзәгендәге Бауман урамында Яңа ел бизәгенең бер өлешен көчле җил җимергән. Ауган конструкциянең фотосы социаль челтәрләрдә чыкты. Узган елны да көчле буран Бауман урамындагы яңа ел инсталляциясен бозган иде.