Табиб коронавирусның омикрон штаммы кемнәргә куркыныч булмавын аңлатты
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Организмның омикрон штаммына каршы тору сәләте гибрид иммунитетны ун тапкыр көчәйтә ала. Гибрид иммунитет Covid-19 вирусыннан авырган һәм соңрак прививка ясаган кешеләрдә була. Токсиколог, табиб-терапевт Алексей Водовозов Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай диде. Табиб фикеренчә, «омикрон» инфекциясеннән гибрид иммунитет барлыкка килгән кешеләр сакланып калачак. Табиб сүзләренчә, Covid-19 кичергән кеше, беренче тапкыр - «дельта», ә икенчесендә «омикрон» штаммыннан авырса, аның тагын авыру ихтималы зур. Вакцинация инфекциядән саклый, әмма йөз процентка түгел. «Әгәр сез элеккеге коронавирус штаммнары белән авырсагыз, бу „омикрон“нан бернинди саклану да бирми диярлек. Ике доза вакцина белән прививка ясалган булса, андый иммунитет вирустан авыру белән чагыштырганда югарырак нәтиҗә күрсәтә», - дип саный Водовозов. Шул ук вакытта ул «дельта» штаммыннан булган вакцинасының «омикрон»нан саклап калу күрсәткечләренең түбәнрәк булуын билгеләп үтә.