Генерал-полковник Рәсим Акчурин 90 яшьлек юбилеен каршылады
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы, Россия мөфтиләр Советы Рәисе урынбасары Фәрит Фарисов һәм Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов генерал-полковник Рәсим Акчуринны юбилее белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конрессы сайты хәбәр итә.
Рәсим Акчурин - Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең мактаулы рәисе, Мәскәү шәһәр Ветераннар Советы Рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү шәһәре мәгариф департаментының хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе үзәгенең элеккеге директоры. Ул башкалада татарның мәдәни һәм иҗтимагый тормышын яңадан торгызу эше башында торучыларның берсе. Озак еллар ул Мәскәүнең төбәк татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли һәм бүгенге көнгә кадәр иҗтимагый эш белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Рәсим Сөләйман улы оешма белән җитәкчелек иткән вакытта Мәскәүдә яшәүче татарларга Кече Татар тыкрыгында урнашкан тарихи бина кайтарыла. Ә Сабантуй бәйрәме Мәскәүдә рәсми рәвештәге гомумшәһәр бәйрәме статусын ала.
Татар халкының күренекле улын котларга дәүләт эшлеклеләре һәм генераллар килгән. Үзенең 90нчы туган көнен юбиляр Мәскәү шәһәр Ветераннар Советында эш урынында каршы алган.
Фәрит Фарисов юбилярга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Мәскәү Җәмигъ мәчете рәсеме төшерелгән котлау хаты һәм истәлекле сувенир тапшырган.