Башкортстан юлында берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында Уфа-Оренбург юлының 47 нче чакрымында 22 машина бәрелешкән. Бу һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән.
«Хастаханәгә биш кеше китерелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр төрле яклап ярдәм күрсәтә. Уфа юнәлешендә хәрәкәт ябылды, һәлакәт булган урынны каршы як полоса аша әйләнеп узу оештырылды», — дип хәбәр итә «Башинформ» .
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, авария урынында өч ЮХИДИ экипажы эшли. Шулай ук «Дортрансстрой» оешмасының өч махсус техникасы эшли. Реверсив хәрәкәт оештырылган.