Камил Ларин «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек булды
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Диния назәрәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Квартет И» комик театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин белән очрашты. Камил Ларин улы Данияр белән Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә килгән иде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Камил Шамил улына, 55 яшь тулу уңаеннан, сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук шәхсән үзе исеменнән котлады. Камил Ларинның казанышларын билгеләп, юбилее уңаеннан, Рушан Аббясов аңа Россия мөселманнарының бүләген - "Рухи бердәмлек өчен" медален тапшырды. «Мәдәният үсешенә керткән өлеше, Россия күпмилләтле җәмгыятендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан», - диелә указ текстында. Күп еллар дәвамында Камил Ларин театр һәм кино актерлары, Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланган спектакльләр, Коръән бәйрәме, Рамазан чатыры кебек РФ Мөселманнары диния назәрәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы чараларында актив катнаша.