Генерал-полковник Рәсим Акчурин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин генерал-полковник Рәсим Акчуринга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «Дуслык» орденын тапшырды. 24 декабрьдә Рәсим Сөләйман улына 90 яшь тулды, дип хәбәр итә вәкиллек сайты. Югары дәрәҗәдәге бүләк «нәтиҗәле хезмәттәшлек, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүдә аерым өлеш керткән өчен» бирелде. Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.