Татарстан Республикасында тагын 98 кешедә ковид табылган
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 98 яңа очрагы теркәлгән. Бер авыру вирусны читтә иярткән, калган очракларда чир башка авырулардан күчкән.
45 кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана, дип ачыклык кертә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда - 35, Чаллыда - 9, Түбән Кама районында - 5, Яшел Үзән районында - 5, Зәй районында - 4, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Саба, Чистай - 3, Баулы, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында - 2, Азнакай, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Тәтеш, Тукай районнарында – берешәр ковид вируслы теркәлгән.
Нәтиҗәдә, 26 декабрьгә Татарстан Республикасында 42 260 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Бу чорга барлыгы 35 865 кеше коронавирус чыгарган чирдән сәламәтләнгән, ә узган тәүлектә 174 кеше терелгән.