Иммунолог: Коронавирус кичергән кешеләргә берничә айдан соң да үлем куркынычы яный
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулар белән авыручылыр һәм коронавирусны авыр кичергән пациентлар COVID-19дан терелгәннән соң, берничә ай узгач та, инсульт яки инфаркт кичерергә мөмкин. Иммунолог Николай Крючков сүзләренчә, кеше ковидтан терелгән кебек була, әмма хәлсезлек, баш мие эшчәнлеге, нерв системасы, психикасы бозылу, йөрәк авырту кебек билгеләр узмый. «Һәм иң начары, болар кискенләшә, һәм организм моны җиңә алмый», - дип яза табиб сүзләрен РИА.Новости Ura.ru сайтына сылтама белән. «Бу бигрәк тә интенсив дәваланмаган кешеләрдә күренә. Нәтиҗә буларак, өч-дүрт айдан кеше үлә», - дип кисәтә табиб. Иммунолог сүзләренчә, йөрәк авырулары һәм өзелгән тромб та алдан санап үтелгән кешеләрнең үлем сәбәпләре булырга мөмкин.