Татарстанда тагын алты кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше Covid-19дан үлгән. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең алты очрагы (өч ир-ат һәм өч хатын-кыз) расланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп, 2021 елның 26 декабренә Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусыннан үлүчеләр саны 1416га җиткән.