Башкортстанда халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алалар
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу көне, дип хәбәр итә «Башинформ» . Әнгам Атнабаев башкорт әдәбиятына үзенчәлекле шигъри тавышы, үз аһәңе, дөньяга аерым бер карашы белән килеп керде. Әтнабаев шигъриятенең төп тематикасы - аның замандашлары тормышы, төп геройлары – сугыш елларында барлык авырлыкларны кичергән һәм сугыштан соңгы еллар төзелешләрендә чыныккан яшьтәшләре. Ул яшьлек һәм мәхәббәт темасына бик күп шигырьләр һәм поэмалар багышлады. Читать дальше...