Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы башланды
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Идел мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Быел форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм «Традицион диннәр теологиясе һәм мәгариф даирәсендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләр хезмәттәшлеге» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында уза. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Форум, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп, социаль аралыкны саклап оештырылды. Форум кысаларында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне карый. Быел форумда чит ил белгечләре дә катнаша. Моннан тыш, форум һәм симпозиум эше барышында Татарстанның мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм студентларына, педагогик эшчәнлекләрендә һәм укуларында зур нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән ТР Мөфтиенең рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырыла.