Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 27.10.2021

Татарстанның Балык Бистәсе районында иң борынгы агач мәчетне төзекләндергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). 29 октябрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән агач мәчетне ачарга җыеналар. Бүгенге көндә ул республиканың агачтан салынган иң борынгы мәчете. «Реставрация вакытында бура диварның 70 проценты саклап калынды. Намаз бүлмәләре интерьерларын ясадылар. Мәчет фасадларының тышкы ягын һәм декоратив элементларын эшләделәр», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Төнлә һава температурасы урыны белән +1..-4 градус (Казанда — +1..+3 градус) фаразлана. Читать дальше...

2022 елда Татарстанда яшәүчеләр 119 көн ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елда Татарстанда яшәүчеләр 119 көн ял көтә, 2021 ел белән чагыштырганда ике ял көненә кимрәк була. Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерү календарен чыгарды. «Татарстанда 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бйәрәме, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне, 12 июнь — Россия көне... Читать дальше...



Самара өлкәсенең Мәчәләй халкы авылга ярдәм итүче фермерларга рәхмәт белдерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Самараның Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан Шамил Мамышев « Бердәмлек » газетасында авылдашлары — фермерлар турында яза. Мөселман кешесенең җир йөзендәге яшәеше иманга һәм шәригать кануннарына корылган. Сабыр итеп, бер-берең белән аралашып яшәүнең кадерен белгәндә генә кыенлык­ларны җиңеп була бит ул. Кызганычка, җиңеп чыга алмаслык сынаулар да бар. Шуларның берсе — коронавирус. Бик күп авылдашларыбыз шушы яман чирне йоктырып, бакыйлыкка китеп бардылар.... Читать дальше...

Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше — дүрт хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус корбаны булган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1923, 1952, 1953 һәм 1958 елда туган хатын-кызлар һәм 1935, 1943 һәм 1959 елда туган ир-атлар Covid-19 авыруыннан вафат. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелә хәбәрдә. Шулай итеп, 27 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды.

Татарстан белгече җиләк-җимеш агачларын көзге кисү өчен киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бакчада җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кисәр вакыт җитте. Көзен агачларны дөрес итеп кисү турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында чыккан белешмә буенча, кайбер үсемлекләрне кышкы сынауларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләре вегетация чорында стихиядән зыян күрергә өлгергән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч катнашуы таләп ителә. Читать дальше...

Казан-Уфа-Казан автотурында катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәрдә булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәр — Әлмәттә чыгыш ясады. Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешендәгеләр өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Аннары «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме төрле җырлар башкарды, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова берничә шигырь сөйләде. «Әлмәттә Башкортстаннан чыккач чыгыш ясадык. Туймазыда матур итеп озаттылар... Читать дальше...

Разил Вәлиев: Гаммәви хакимият турындагы закон проектында каршылыклар бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүзләренчә, Россия Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников керткән «Россия Федерациясе субъектларында гаммәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» закон чыгару инициативасы Россиянең федератив корылышы нигезләрен югалтуга китерәчәк. «Бу уңайдан республика Дәүләт Советы депутатлары үз фикерен белдерде... Читать дальше...



Авыл тематикасына язучы журналистлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен үткәрә торган «Минем җирем — Россия» Бөтенроссия конкурсына гаризалар быел 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән йөздән артык гариза кабул ителгән.Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә ала. Читать дальше...

Башкортстан Корылтае Президент атамасын юкка чыгару яклы тавыш бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләт Җыены — Корылтай депутатлары губернаторларның срогын нульгә әверелдерә торган, әмма барлык төбәкләр өчен «башлык» атамасын кертә торган закон проектын хуплаячак. Әлеге проект буенча 21 октябрьдә республика парламентының пленар утырышында фикер дә алышмаганнар. Шуңа күрә килешү телефон аша гына расланачак. Бу хакта « Пруфы.ру » басмасы хәбәр итә. Шул рәвешле, Башкортстан Корылтае депутатлары Татарстан хезмәттәшләрен хупламаячак. «Пруфы.ру»... Читать дальше...

Уфада Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары җанисәпкә бәйле сөйләшүләр алып бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм аның Башкортстандагы коллегасы Азат Бадранов Бөтенроссия халык санын алу һәм «Китап» радиосы автомарафоны белән бәйле хәлләр буенча Уфада сөйләшүләр алып бара. Бу хакта билгеле этнополитолог Илдар Габдрафиков Facebook социаль челтәрендә үз сәхифәсендә хәбәр итә. «Җылы җил исте кебек тоела. Җылытыр дип өметләнәбез. Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге һәм ике тугандаш республика вице-премьерлары белән очрашу», — дип язган ул. Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Татарстан Президенты вазифасы буенча закон проекты сораулар тудыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Төбәк җитәкчеләренең вазифасы атамасын унификацияли торган яңа федераль закон проекты белгечләрдә сораулар тудыра, шуңа күрә укулар барышында күпсанлы төзәтмәләр кертмичә булмаячак. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты Дәүләт Думасына сентябрьдә үк кертелгән һәм ул йөздән артык биттән торган күләмле документны тәшкил итә. «Ул күп төрле сораулар... Читать дальше...

Гыйльметдинов: ТР Президенты вазифасы буенча инициатива — төбәк вәкаләтләренә тыкшыну

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Үзәкнең төбәкләр белән хезмәттәшлекне унификацияләү буенча федераль закон чыгару инициативасы илнең федератив нигезләрен боза һәм төбәкләрнең вәкаләтләренә тыкшына. Ул Татарстан Президенты вазифасын бетерүне күз алдында тота. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» журналистларына шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген федераль парламентның профильле комитетында инициатива буенча чираттагы фикер алышу узды. Дискуссиядә республикадан депутатлар да катнашты. Читать дальше...

Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары ике милләт халкын дус булырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары Васил Шәйхразиев һәм Азат Бадранов Уфада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Алар ике милләт халкын дус булырга өндәде. Вице-премьерларның икесе дә республикаларда милли мөнәсәбәтләр өчен җавап бирә. Алар татар һәм башкорт халкын, Уфа һәм Казанны дус булырга чакырды. Алар шулай ук үзара аңлашуга килүләре турында әйтте. «Татарстан, Башкортстан, милләт өчен файдасы тисен дип ныклап эшләргә кирәк. Бүгенге көндә без рәхәтләнеп яшибез», — ди Васил Шәйхразиев. Читать дальше...

Инстаграм кулланучыларын «Игра в татара» уенында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Инстаграм социаль челтәрендә «Игра в татара» аккаунты ачылды. Аны гамәлгә куючы социаль челтәр кулланучыларын уенга кушылырга чакыра. Төп бүләк ноутбук-трансформер булачак. «Минем шәһәрдә һәрвакыт татарлар аз булды, әмма бу турыда уйлаганым юк иде. Балачакта без уйнадык, шаярдык, кайсы милләттән булуыбыз зур мәгънәгә ия түгел иде. Әмма әни "Без - бөек халык һәм дөньяда без бик күп", дип әйтә иде. Безнең үз телебез, традицияләр, мәдәниятебез һәм милләтебез бар. Читать дальше...

«Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле Казанда мастер-класс үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле федераль грант откан һәм шуның хисабына яңа уен кораллары кайтарткан һәм сәхнә костюмнарын яңарткан. Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә коллектив мастер-класс үткәрде. «Мөслим тугайлары» — «Традицияләр» номинациясендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига ия булган коллектив. Ансамбль инде 36 нчы ел эшләп килә. Читать дальше...

Татарстанның почта бүлекчәләре 4 һәм 6 ноябрьдә эшләми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәләре дүрт көннән — 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдән кала гадәти режимда эшли. Бу хакта «Татарстан почтасы» УФПС матбугат хезмәте хәбәр итә. 3 ноябрьдә Татарстан элемтә бүлекчәләре үз эшчәнлеген бер сәгатькә иртәрәк туктата. Ә дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә, 4 һәм 6 ноябрьдә, Татарстанның барлык почта элемтәсе объектлары эшләми. Шул ук вакытта 5 ноябрьдә учреждениеләр шимбә графигы буенча эшли. Читать дальше...

Башкортстанда Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда татар телендә укыту-методик комплекслар авторы Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды. Фәүзия Казыханова - халык мәгарифе отличнигы, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты, хезмәт ветераны, татар телендә укыту-методик комплексларның авторы. Бүгенге... Читать дальше...

Кабардино-Балкариядә өлкән яшьтәге мөселманнарга мәчеткә йөрмәскә киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, Кабардино-Балкария мөселманнарының Диния нәзарәте республикада яшәүче дин тотучылардан мәчетләргә һәм искә алу чараларына йөргәндә кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорый. Бу хакта «Интерфакс»ка мөфтияттә хәбәр иттеләр. «Республика мәчетләренә килгәндә битлек киюне һәм үз намазлыкларыгызны алып килүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, социаль дистанцияне сакларга кирәк. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә килгәндә, аларга мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Валерий Гергиев

Оркестр Мариинского театра под управлением Валерия Гергиева выступил в Нижнем Новгороде





Персональные новости
Чемпионат

В Орле определился победитель Чемпионата Черноземья по хоккею с шайбой





Бөтенроссия халык санын алу эш көне булмаган көннәрдә гадәти режимда узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу алдагы эш көне булмаган көннәрдә гадәти режимда узачак. Шул ук вакытта коронавирустан саклану чаралары көчәйтеләчәк. Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, халык санын алучылар шәхси саклану чаралары, битлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина игътибарны стационар исәпкә алу һәм күп функцияле үзәктә урнашкан участокларның гадәти режимда эшләвенә юнәлтте. Өйдә яки дәүләт хезмәтләре... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Башкортстанда танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады. Мулла Габдулла Галиев-Батырша 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, Габулла Галиев Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа. Тайсуган һәм ул вакытта Казан өязенә кергән Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. Читать дальше...

Татарстан Президенты «Татнефть»нең Директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть»гаммәви акционерлык җәмгыятенең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта 2021 елның 9 аенда компаниянең бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар, агымдагы елның ноябренә бюджетны расладылар. Утырышта катнашучылар карбон эзен киметү буенча компаниянең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңлады. Читать дальше...

Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Җанисәп уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ясаган татарлар турында анимацияле фильмны бүген «Татар-информ» агентлыгында тәкъдим иттеләр. «Татары: единство в разнообразии» («Татарлар: төрлелектә бердәмлек») фильмы «Татар-информ»да тәкъдим ителгәннән соң институтның ютуб каналына урнаштырылды. Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлар турында да мәгълүмат китерелә. Читать дальше...

Татарстанда Ык елгасында югалган өченче балыкчының мәетен тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич волонтерлар югалган өченче балыкчы мәетен Ык елгасында ярдан 500 метр ераклыкта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык республиканың Тукай районында балыкчылар көймәсе әйләнеп каплануын хәбәр иткән иде. Югалган өч ир-атның икесен Ык елгасында һәлак булган килеш тапкан иделәр. Шунысын әйтергә кирәк, өч балыкчы да коткару жилетлары кимәгән булган. Читать дальше...

«Китап» радиосы марафоны вакытында Туймазыда Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Туймазы, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре Башкортстанның Туймазы шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бүген «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип аталган автомарафоны Башкортстанның Туймазы шәһәрендә булды. Биредә коллективны «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге хезмәткәрләре каршы алды. Алар кунакларны бавырсак белән сыйлады, үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Силовики задержали вместе с 12-м фигурантом дела «Крокуса» Курбоновым его брата

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net