Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 05.10.2021

Ел башыннан «Бигеш» аэропорты 500 000 кешегә хезмәт күрсәткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортыннан очучы 500 000нче пассажир теркәлгән. Ул «Россия» авиакомпаниясе рейсында очкан. Мондый күрсәткечкә октябрь аена маршрут челтәренең динамик үсеше һәм билетларга тарифлар үзгәрү сәбәпле ирешелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Мисал өчен, гыйнвардан Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан Мәскәүгә, Сургут һәм Минераль Суларга рейслар ачылган. «Азимут» авиакомпаниясе маршрут челтәрен... Читать дальше...

Чаллыда иң очсыз фатир сатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирны бары тик 420 мең сумга гына сатып алырга мөмкин. Торак 1970 елда төзелгән тулай торакта урнашкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Фатирны банкларның берсе электрон аукцион аша сата. Фатирның гомуми мәйданы - 17,8 квадрат метр, кухня - 5 метр. Килешүне рәсмиләштергәндә ипотека кредиты һәм ана капиталын кулланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

«Ак Барс» — «Динамо» матчы Минск хоккейчылары файдасына төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына оттырды. Матч исәбе — 3:4. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Беренче периодның ундүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Динамо» һөҗүмчесе Маттиас Теденбю кертте (0:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» хоккейчысы Николай Коваленко исәпне тигезләштерде (1:1). Икенче период. Дүртенче минутта Илья Сафонов «Динамо» капкасына гол кертте (2:1). Унөченче минутта исәп яңадан тигезләште... Читать дальше...



«Рубин»ның элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз Казанга килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Рубин» командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы булган 41 яшьлек Гёкдениз Карадениз Казанга килде. Карадениз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашкан һәм мөселманнар арасында спорт үсеше турыда фикерләшкән. Шулай ук Карадениз һәм Камил хәзрәт Карадениз мәчете төзелеше турында да сөйләшкән. Әлеге мәчетне футболчы үз акчасына төзи. «Бүген Диния нәзарәтендә „Рубин“ футбол командасының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз булды. Танылган спортчы Стамбулдан Казанга бер атнага килгән. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты. Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы һәм Генераль Советы уртак утырышында да катнашты, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Партиянең Югары Советы һәм Генераль советы утырышында узган сайлау кампаниясе йомгаклары турында фикер алыштылар. Читать дальше...

Мәскәү мәктәпләрендә коронавируска эксперсс-тест кертергә мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү хакимияте мәктәпләрдә коронавируска эксперсс-тест системасы кертү мөмкинлеген карый. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, бу белем бирү оешмаларында нормаль эш режимын тәэмин итәргә булышачак. «Мәктәпләрдә экспресс-тестлар кертү алымнарын, укучыларны нинди ешлыкта тикшерү юлларын эзләячәкбез. Беренче чиратта, мәктәпләрнең нормаль эш режимын тәэмин итү өчен авыру очраклары күп булган җирләрдә кертеләчәк», — дип яза Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС агентлыгы. Читать дальше...

Санкт-Петербургта композитор Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе була. Кичәдә Станислав Малышев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, шулай ук София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге. Тамашага чакыру билетлары белән кертәләр. Читать дальше...

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ташламалар турында сөйләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда гражданнарны кабул итәчәкләр. Белгечләр коммуналь түләүләр, торак турындагы законнар, хезмәтләргә түләүләр өчен ташламалар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча республика халкына консультация бирәчәк. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы өчен ачык ишекләр көнен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге оештыра. Халыкның сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясенең лицензия контроле... Читать дальше...



Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше: 1950 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1940, 1951 һәм 1966 елгы өч хатын-кыз коронавирустан вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 5 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 770 кеше ковидтан вафат булган.

Полиция Чаллыда 11 яшьлек кызны кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда бер хатын-кызның кибеттә ике кыз янына килеп, берсен идәнгә егуы һәм аяклары белән тибеп кыйнавы видеога эләккән. Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоның авторы әйткәнчә, зыян күргән кызга 11 яшь. Кибет хезмәткәре бу хәлгә катышмаган. «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы полициягә әлеге хәлне тикшерергә йөкләмә биргән. Тикшерү барышын һәм аның нәтиҗәләрен прокуратура контрольдә тота.

Хезмәт министрлыгы кайбер эшләргә яшүсмерләрне яллауны гадиләштерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә кайбер өлкәләрдә эшләү өчен яшүсмерләрне яллауны гадиләштерергә планлаштыралар. «Бүген цифрлы технологияләр һәм креатив индустрияләр үсеше яшьләргә үзләренең кызыксынучылары ярдәмендә акча эшләргә, программа продуктлары ясарга, фотога төшерергә, блог алып барырга, дизайн яки графика буенча заказлар башкарырга ярдәм итә», — диде Россиянең Хезмәт министры Антон Котяков Президент Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсендә Министр сүзләренчә, моның өчен кайбер законнарны үзгәртергә туры киләчәк. Читать дальше...

Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ профильле комитетларда тикшерелгәч, парламентта төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына алынды, аның буенча эшлибез. Бюджет кодексында күздә тотылган барлык процедуралар үтәлде. 2022 елга керемнәр, агымдагы елдагы белән чагыштырганда... Читать дальше...

Россиядә 67 төбәктә коронавирус белән авыручылар артуы күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 67 төбәктә коронавирус инфекциясе очраклары арту күзәтелә, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. «Илдәге 67 төбәктә авыручылар саны артуы күзәтелә», — диде ул Хөкүмәт әгъзалары белән Президент Владимир Путин уздырган очрашуда. Вице-премьер әйткәнчә, экспертлар фаразлаганча, көзге-кышкы сезон башлануга илдә эпидемиологик вазгыять катлауланган. Татьяна Голикова балаларга, коронавирустан прививка ясатканнарга һәм ковид белән авырган кешеләргә... Читать дальше...

Путин ковидка каршы прививка ясатучыларны бүләкләү турында тәкъдимне бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатучыларны белешмә булган өчен түгел, ә вакцинация вакытында бүләкләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. «Кичә миңа Хөкүмәт Рәисе бу план турында әйтте. Моны белешмә булган өчен түгел, ә вакцина ясатканда бүләкләрлек итеп оештырырга кирәк», — диде Президент Россия Хөкүмәте әгъзалары белән онлайн очрашуда. Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте... Читать дальше...

Путин: Укытучыларның намуслы хезмәте бәяләп бетергесез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Педагогларның эше — бәйләп бетергесез намуслы хезмәт, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары һәм финалистлары белән очрашуда. Дәүләт башлыгы онлайн-конференция режимында мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады, аларга ил киләчәгенә бәһасез өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте, «Россия балаларының язмышы — Россиянең һәм аның киләчәгенең язмышы» дип белдерде. «Россиядәге барлык укытучыларны бу матур бәйрәм белән котлыйм. Читать дальше...

Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.   Бүләкләү тантанасы республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек, ниятләренең тормышка ашуын теләде. Читать дальше...

Татарстанстат җитәкчесе: Татарстанлылар җанисәптә элеккечә актив булыр дип өметләнәм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда элеккечә актив буласыларына өметләнә. «Татарстанда җанисәптә катнашучылар саны һәрвакыт күп булды. Монда катнашудан баш тартучыларның өлеше бер процентка да тулмый иде. Мин кешеләрнең үзаңы традицион рәвештә югары дәрәҗәдә калыр дип өметләнәм», — диде Наталья Гатауллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...

Самара өлкәсеннән Анна Князева: Татар халкы тарихы белән кызыксынмыйча мөмкин түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Эльмира Шәвәлиева татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксынучы Анна Князева белән таныштырды. Кызыксынучан кеше гомере буе үсәргә, камилләшергә тырыша. Тормыш бит ул имтихан кебек, кешене гел сынап тора — көчлеме ул, укымышлымы? Анна Федор кызы Князева шундый ихтыяр көче булган укымышлы кешеләрнең берсе ул. Тарихчы-педагог стажы 14 ел гына булуына карамастан, ул берничә китап, берничә буклет язып бастырган галим дә. Читать дальше...

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 900гә якын кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вафат булучылар саны буенча кабат антирекорд куелды. Узган тәүлектә 895 кеше вафат булган. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, үлем очракларының иң күбе Мәскәүдә (72 кеше), Санкт-Петербургта (58 кеше) һәм Мәскәү өлкәсендә (15 кеше) теркәлгән. Тулаем алганда узган тәүлектә ил төбәкләрендә коронавирусның 25 110 очрагы табылган. Авыручыларның артуы Мәскәүдә (3827), Санкт-Петербургта (1894), шулай ук Мәскәү (1788)... Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

Балерина Волочкова часто летала на Мальдивы из-за возможности поплавать без трусов





Персональные новости
Россия

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS





Казан укытучысы Мария Голованова Россия мәгариф министрының киңәшчесе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова Россия мәгариф министрының киңәшчесе булачак. Ул бу эшне җәмәгать тәртибендә башкарачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Мария Голованова Ростов-на-Дону шәһәрендә «Россиянең ел укытучысы-2021» конкурсында Татарстан данын яклап, башта 85 укытучы арасыннан 15 лауреат исемлегенә эләкте. Аннары 15 лауреат арасыннан төп биш призер арасында игълан ителде. Мария Голованованың эш стажы 11 ел. Читать дальше...

Владимир Путин авыл мәктәпләренә ярдәм итәргә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт аз комплектлы мәктәпләргә ярдәм итәргә, авылларда мәктәпләр булдырырга тиеш. «Авылларда безнең халыкларның мәдәнияте саклана. Монда мәктәпләрнең дә роле гаять зур. Мәктәпләрнең үсеше һәм аларның бөтенлеге өчен барысын да эшләячәкбез. Бу вазгыятьнең бөтен нечкәлекләрен, никадәр катлаулы булуын әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез. Әмма без дөньядагы иң зур территорияле ил. Дәүләткә моның өчен түләргә туры килә, чөнки без илнең бөтен халкын берничә мегаполиска җыеп тота алмыйбыз»... Читать дальше...

Төнлә Яшел Үзәндә мунчада ике кеше янып үлгән, ишек тыштан терәтеп куелган булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Төнлә Яшел Үзән шәһәрендә мунчада ике кеше янып үлгән. Фаҗига урынын тикшергәндә, мунча ишегенең тышкы яктан лом белән бикләнгән булуы ачыкланган. Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, «Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, эшне тикшерү дәвам итә. Алдарак «Татар-информ» Яшел Үзән янында мунчада бер ир-ат белән хатын-кызның һәлак булуын хәбәр иткән иде. Янгын узган төндә Новониколаевский бистәсендә Искра урамында булган. Читать дальше...

Екатеринбургта Муса Җәлилгә һәйкәл ачуда өлкә губернаторы катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең «Халыклар дуслыгы» скверында (Космонавтлар проспекты һәм Фронт бригадалары урамы чаты) татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тантанага Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев... Читать дальше...

«Татаркино» һәм «Үзбәккино» вәкилләре хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе делегациясенең Ташкент шәһәрендә яшәүче татарлар белән иҗади очрашуы булды. Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иҗади очрашуда татар кинематографын үстерү мәсьәләләре, «Татаркино» һәм «Үзбәккино» арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, киноактерларның иҗади планнары хакында фикер алыштылар. Очрашу... Читать дальше...

Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин авыр хәлдә. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. «Халкыбызның иң мәшһүр улларының берсе, милләтпәрвәр шәхесебез Фәндәс ага Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аның, бу афәтне җиңеп, тизрәк аякка басуын телик!» — дип язган ул. 85 яшьлек Сафиуллинны хастаханәгә китерү сәбәбе турында хәбәр ителми. Фәндәс Сафиуллин ... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Труп мужчины найден в лесопарковой зоне в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонина Арталевская

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week



Москва

Приложение "Память": дистанционно ухаживайте за могилами, ремонтируйте и возлагайте цветы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net