Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 02.10.2021

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман питомнигында имән чикләвеге чәчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» оешмасы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеген чәчү эшләрен башкара. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбрә итә. «30 сентябрьга булган мәгълүматлар буенча, 0,35 гектар мәйданда 700 килограмм имән чикләвеге чәчелде, әлеге эшләрне башкару өчен 10 кеше эшкә җәлеп ителде. Чәчүне бу атнада төгәлләргә планлаштырабыз», — дип сөйләде ТР «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры булып эшләүче Иван Большаков. Читать дальше...

Лениногорск районы Шөгер авыл җирлеге Советының үз бинасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 2 октябрь, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск районының данлыклы Шөгер авылында өй туе — авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды. Яңа бина авыл үзәгендә, мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Бик матур, җыйнак кына килеп чыккан. Биредә, проект буенча, өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, авыл советының 22 ел дәвамында эш урыны булмаган. Моңарчы эш урынын арендага алып торганнар. Читать дальше...

Алабугада рәссам Эдуард Хәбибуллин күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 2 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда яңа күргәзмә ачылды. «Арт-галерея. Сиңа, яраткан Алабуга» проекты кысаларында үз иҗат җимешләрен Алабуга рәссамы Эдуард Хәбибуллин тәкъдим итте. Күренекле Саврасов, Левитан, Айвазовский, Васильев һәм, әлбәттә, Шишкин кебек танылган рәссамнар иҗат иткән эшләрне күреп, Эдуард Хәбибуллин да шушы рәсем сәнгате дөньясына кереп китәргә ният итә. Билгеле рәссамнарның картиналарын ул 1998 елда күчереп ясый башлый, ә 2008... Читать дальше...



Минзәлә районында балалар сыр әзерли башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар. Балалар интернаты базасында сыр әзерләүнең катлаулы процессына өйрәтәләр һәм мастер-класслар үткәрәләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мини-җитештерүдә ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар сыр әзерләү серләрен өйрәнә. «Осталар шәһәре» ярминкәсендә яшь сыр пешерүчеләр үзләренең беренче продукциясен тәкъдим иттеләр. «Сыр әзерләү»... Читать дальше...

Россиядә прививка QR-кодлары белән бәйле алдау очраклары арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар вакцина ясаткан кешенең QR-кодын социаль яки банк картасына теркәү сылтавы белән акча урлый башлаган. «Әгәр гражданин мондый хәлгә очрый икән, тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм беркемгә дә шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә кирәк», — диделәр Мәскәү шәһәренең Сәламәтлек саклау департаментында. Шулай ук QR-кодның ковидтан прививка ясаткан кешеләрнең банк карталарына теркәүне таләп итми торган мөстәкыйль элемент булуын да искәрттеләр, дип яза РИА Новости. Читать дальше...

Татарстанда бер миллионнан артык кеше прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкының җитәрлек дәрәҗәдә вакцинация узмавы республикада коронавирус белән авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.  Спикер сүзләренчә... Читать дальше...

«Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы үз эш алымы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы Мария Голованова мастер-класс үткәреп, үзенең эш алымы белән таныштырды.  Лауреат ассоциатив башваткыч рәвешендәге кроссенс алымы турында сөйләде. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: уртада төп теманы чагылдыручы фотосурәт, ә кыр-кырыйлардагы шакмакларда эзлеклелек буенча шул темага бәйле сүзләрне табасы. Алар барысы да шул төп теманы ачып бирә. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра... Читать дальше...

Казан яшь тамашачы театры татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт әкиятләрен берләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры Идел буе халыкларының биш әкиятен берләштергән «Северное сияние» спектаклен чыгарды. Алар арасына Ай кызы Зөһрә турында татар әкияте дә кергән. Авторлар тамашаны әкиятләр буенча мульт-сәяхәт дип атаган. Спектакль башкорт, чуаш, мари, удмурт һәм татар әкиятләрен берләштергән. Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чыгарылган махсус проект. Сюжет буенча, лагерьда ял итүче дүрт бала педагог белән бергә төньяк балкышын күрергә бара. Читать дальше...



Казанда мөселман табиблары ковидны дәвалау турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда беренче тапкыр «Коронавирус: дәвалау һәм профилактика алымнары» дигән фәнни-гамәли конференция булды. Аны «Авиценна» РФ Мөселман табиблары һәм урта медицина персоналы ассоциациясе оештырды. Конференциядә катнашучылар коронавирус инфекциясе, саклык чаралары турында мәгълүмат белән танышты. Утырыш ахырында резолюция кабул ителде. «Конференция азагында коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә, Диния нәзарәтенең вакцинация турындагы карарын хупларга... Читать дальше...

Тинчурин театры артистлары Туган телләр елы уңаеннан әдәби акция уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин театры артистлары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проект башлады. Артистлар Казанның истәлекле урыннарында татар шагыйрьләренең әсәрләрен укып видеога төште. Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, акциядә тугыз артист, шул исәптән Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова катнашкан. Актриса Резеда Сәлахова Лядов бакчасында Габдулла Тукайның «Мәхәббәт» шигырен укыды... Читать дальше...

Белгеч: Грипптан соң ике-өч атна узгач ковидка каршы прививка ясатырга була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Грипп яки ОРВИ коронавируска каршы прививка ясатудан баш тарту өчен сәбәп түгел. Кискен авырудан соң ике-өч атна узгач, ковидка каршы прививка ясатырга була.   «Быел грипп сезоны иртә башланды. Августта ук авыруның беренче очраклары булды, сентябрьдә дә авыручылар саны арта. Димәк, гриппка каршы прививканы һичшиксез ясатырга кирәк, бу бигрәк тә риск төркеменә керүчеләргә, балаларга, шулай ук ковид белән авырып алган кешеләргә кагыла. Шул ук вакытта ОРВИ яки грипп... Читать дальше...

Алексей Песошин: ковидны җиңүнең бердәнбер юлы — вакцинация

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясен җиңүнең бердәнбер ысулы — вакцинация. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин әйтте. «Вазгыять катлаулы, соңгы атнада үсеш темпы - 2 процент. Өстәмә урыннар булдырыла, элек кабул ителгән чикләүләр гамәлдә», — диде Хөкүмәт җитәкчесе. «Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә, әмма аның темплары бик түбән. Узган көндә 1340 кеше прививка ясаткан... Читать дальше...

Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гариповага Кариев театрына эшкә килергә тәкъдим иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гарипованы Кариев театрына эшкә чакырган. «Кариев театрына Резеданың килүен теләр идем, миннән аңа андый тәкъдим булды. Театрыбызның баш режиссеры Ренат Әюпов та бу тәкъдимне хупласа һәм шундый карарга килсә, бу логик яктан да, иҗади планнар ягыннан да күркәм адым булыр иде, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Театрыбызда милли стратегияне дә дәвам итә алырдай, шул ук вакытта... Читать дальше...

Татарстанда сентябрьдән башлап ковид белән авыручылар атна саен 10 процентка арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сентябрьдән башлап, коронавирус белән авыручылар саны атна саен 10 процентка арта. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды. «Республикадагы эпидемиология вазгыяте киеренке. Читать дальше...

Казан иң матур урамлы шәһәрләр өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казан төнге һәм кичке ял өчен иң матур урамлы Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды. Tvil.ru сайты хәбәр иткәнчә, тавышларның яртысыннан күбрәге (58 процент) Санкт-Петербургка бирелгән. Икенче урында Ялта шәһәре, җавап бирүчеләрнең 16 проценты мондагы урамнарда һәм яр буенда йөрергә яратуын әйткән. Өчлекне Казан һәм Сочи шәһәрләре яба, алар 7 процент тавыш җыйган.   Моннан тыш, бишлеккә Екатеринбург шәһәре дә кергән, аның өчен социаль челтәр кулланучыларның 3 проценты тавыш биргән.

Татарстанда тагын 67 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше авыруны - читтә, ә 35 кеше аралашу юлы белән йоктырган. «31 пациент - хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган. Монда 24 кеше вирус йоктырган. Чаллыда авыруның - 16, Әлмәт районында - ун, Түбән Камада дүрт очрагы теркәлгән. Барлыгы республиканың 14 муниципалитетында ковид йоктыручылар ачыкланган. Читать дальше...

«Шәһри Казан» газетасының Инстаграм аккаунтына язылучылар саны 100 меңгә җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасы контентын социаль челтәр аша тәкъдим итүдә уңышка иреште. Газетаның инстаграмда язылучылар саны 100 меңгә җитте. «Бу хакта басма үзләренең Телеграм-каналында хәбәр итте. «Сез дә кушылыгыз», — дип мөрәҗәгать итте редакция потенциаль укучыларына. «Шәһри Казан» газетасы 1990 елдан чыга, ул нигездә Казандагы татар тормышын яктырта.

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 83 проценты төзелеп беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда 2 млн 210 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 83 процентка күбрәк. 2 млн 670 мең квадрат метр торак төзүне күздә тоткан план 83 процентка үтәлгән. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды. Читать дальше...

Казан укытучысы «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә мастер-класс уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 122 нче гимназиясе укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә Татарстан данын яклый. Бүген ул конкурсның икенче турында мастер-класс уздырды. Мария Голованова инглиз теле дәресен үткәргәндә, кроссенс алымы турында сөйләде. Бу үзенә күрә шундый ассоциатив башваткыч. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра, теге яки бу тема буенча сөйләргә өйрәнә. Жюри вәкилләре һәр 15 лауреатка үзләре әзерләгән... Читать дальше...


Музыкальные новости
Imagine Dragons

Группа Imagine Dragons выпустит новый альбом





Персональные новости
ВДНХ

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Менделеевскида тимер юл вокзалында бер ир-атны поезд бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Менделеевск шәһәрендә тимер юл вокзалында бер ир-атны поезд бәрдереп үтергән. Шаһитлар сөйләгәнчә, зыян күргән ир-ат урында ук вафат булган. Аның шәхесе һәм бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Инвалидларга реабилитация кирәк-яраклары алу тәртибен җиңеләйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен реабилитация хезмәтләре һәм техник чаралар алу тәртибен җиңеләйтте. Әлеге карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган. «Хәзер дистанцион рәвештә бары тик гариза гына җибәреп була. Шуннан соң теге яки бу хезмәтне алуга хокукны раслый торган документларның төп нөсхәләрен социаль яклау органнарына кеше барыбер үзе алып килергә тиеш. Порталның яңа сервисы бу процессны җиңеләйтәчәк», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Лениногорскида пенсионер хатын-кыз 600 мең сумын урлаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Полициягә Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат күрүен сөйләгән. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата, үзен трейдер дип таныштыра. Ир-ат сатулар өчен смартфонга берничә кушымта йөкләргә һәм 15 мең сум күләмендә беренче взнос кертергә кирәген әйтә. Шалтыраткан кеше керемнең кертелгән акча күләменә бәйле булачагын әйтә. Өч атна дәвамында хатын-кыз счетка 600 меңнән күбрәк акча күчергән. Читать дальше...

Юрист тикшерү вакытында машина йөртү таныклыгы булмаса нәрсә эшләргә икәнен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Әгәр юл-патруль хезмәте тикшергән вакытта машина йөртү таныклыгы өйдә онытылып калуы ачыкланса, беренче чиратта әлеге хәлне аңлатырга тырышырга кирәк. Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов белдергәнчә, мондый хокук бозу өчен 500 сум штраф яки шелтә белдерү каралган. Бу хакта РИА Новости яза. Бу очракта әгәр салонда машина йөртү таныклыгы булган башка кеше бар икән автомобильне ул йөртә ала. Яки тикшерү урынына документларны алып килгәннәрен көтәргә кирәк. Читать дальше...

Россиядә 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшырачак. Читать дальше...

Cтудент балалары булган әти-әниләрнең пенсияләре артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Көндезге бүлектә укучы студентларның әти-әниләре картлык һәм инвалидлык буенча югары пенсия алырга мөмкин. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре аңлатканча, әти-әниләр мондый пенсияне бала укып бетергәнче яки аңа 23 яшь тулганчы ала. Шулай ук балалары чит илдә укыган ата-аналар да мондый пенсиягә дәгъва итә ала. РИА Новости хәбәр иткәнчә, укуына бәйсез рәвештә, балигъ булмаган балаларның ата-аналары да югары пенсия алырга мөмкин. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Барыкин

«Летели с девятого этажа»: Александр Барыкин чуть не погиб при падении лифта



Москва

Первая ракетка мира Швентек вышла в четвертый круг турнира в Мадриде

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net