Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 31.10.2021

Әгерҗе егете «Тимер кеше» титулына ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 31 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Күләгәш авылында туып үскән Александр Васильев күптән түгел Сочида узган триатлон ярышларында 226 чакрымлык классик дистанцияне уңышлы үтеп, «Тимер кеше» титулына ия булган.  Ул бер көндә дүрт чакрымны йөзеп, 180не велосипедта, 42не йөгереп уза. Александр әле июнь аенда йөзә белми. Аның шоссе велосипдында йөрү тәҗрибәсе генә түгел, велосипеды да булмый. Өч ай эчендә Александр теләк булганда бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икәнлеген үз үрнәгендә раслый. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә Хәнәфи Рамазанов истәлегенә мәчет диварына истәлек тактасы куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Чынлы районы татар автономиясе һәм Үзәк диния нәзарәте тырышлыгы белән Зур Нагаткино бистәсендә Ханәфи Вәли улы ярдәмендә сафка бастырылган мәчет диварына истәлек тактасы куелды. Чарада Ханәфи Вәли улының якыннары һәм мәхәллә халкы катнашты. « Өмет » газетасы хәбәр иткәнчә, Чынлы районын 26 ел дәвамында җитәкләгән милләттәшебез, Ульяновск өлкәсенең һәм Чынлы районының Почетлы гражданины, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре... Читать дальше...

Әлмәттә рәссам Вячеслав Терентьев студентларны үз иҗаты белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 31 октябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт нефть институты кампусында күргәзмә картиналар галереясы һәм «Татнефть» ярдәме белән узды. Рәссам Вячеслав Терентьев Әлмәт дәүләт нефть институты студентларын сәнгать белән таныштырды. Студентлар рәссамның иҗади натурасы, аның рәссам буларак формалашуы белән кызыксындылар. Вячеслав Терентьев ничек эшләве, аны нәрсә иҗат итәргә рухландыруы турында сөйләде. Студентлар аңа иҗаты һәм тормыш юлы турында төрле сораулар бирделәр. Вячеслав Юрьевич Терентьев — рәссам, рәссам-график. Читать дальше...



Азнакайда Нәсим Гәрәйшин истәлегенә волейбол турниры булды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 31 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» ). Азнакайда подполковник Нәсим Гәрәйшин истәлегенә волейбол турниры булды. «Соңгы юлга озатканда аның истәлегенә волейбол турнирлары үткәрергә вәгъдә иткән идек. Нәсим Гәрәйшин — безнең арада һәрчак лидер булды, спортны бик ярата иде. Аның катнашында „Ветераннар“ волейбол командасы төрле ярышларда катнашып, район данын яклады», — диде классташы Ирек Газизуллин. Ул шулай ук юбиляр, җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче команда әгъзасы Айрат Мурзинны тәбрикләп, дусларча әзерләнгән кубок тапшырды. Читать дальше...

«Мастеровые» театры труппасын зурайта, Россия буенча яңа артистлар туплый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мастеровые» театры труппасын зурайта, Россия буенча яңа артистлар туплый. «Безнең театр труппасында унсигез артист иде. Киләчәктә 40 актер эшләячәк. Яңа бина ачылышына, мөгаен, утызлап актер туплый алырбыз», — дип планнарын журналистлар белән уртаклашты «Мастеровые» театры директоры Армандо Диамантэ. Журналистлар Чаллы рус драма театры бинасы төзелеше белән таныштылар. Төзүчеләр яңа бинаны 2022 елның августында тапшырырга планлаштыра. Бина Чаллының Чулман проспектында төзелә. Читать дальше...

Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар - 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызлар һәм 1951 елда туган ир-ат. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Шул рәвешле, 31 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 988гә җитте.

Ноябрьнең беренче көнендә Татарстанда томан төшәчәк һәм +11 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 ноябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән, Казанны да кертеп, янә томан төшәчәк. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә, дип искәртә синоптиклар. Төнлә республикада һава температурасы +1..+6, Казанда +3..+5 градус тәшкил итәчәк. Читать дальше...

«Мастеровые» театрының яңа бинасы киләсе елның августында тапшырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллының «Мастеровые» театрының яңа бинасы яңа театр сезонында ачылыр дип планлаштырыла. Төзүчеләр журналистларны төзелеш барышы белән таныштырды. «Без театрның яңа бинасын 2022 елның августында кабул итеп алырга җыенабыз. Яңа бинаны премьера белән ачарга уйлыйбыз. Аның буенча эш бара, без Россиядә иң яхшы яктылык көйләүче рәссам Ганцбургны чакырдык», — диде театр директоры Армандо Диамантэ. «Тамаша залы 500 урынга планлаштырыла. Шулай ук... Читать дальше...



Россиядә 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итү туктатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итүне туктату компетенцияләрне башка әзерлек программалары буенча яңадан бүлүне күздә тота. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Әлеге программалардагы белем һәм күнекмәләр юкка чыкмый, алар йә аерым блоклар буларак тагын да киңрәк заманча әзерлек программаларына кушыла, йә урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында үзләштерелергә тиешле һөнәри белем бирүнең кыска программаларына күчә»... Читать дальше...

Коронавируска каршы вакцинаның өченче дозасы кемнәргә кирәкле икәне билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләрнең коронавируска каршы вакцинаның өч дозасын алуы хәерле. Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «URA.RU» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ул биредә «Спутник V» препаратын, ә ярты елдан соң пациентка бирергә кирәкле өченче доза сыйфатында «Спутник Лайт»ны мисал итеп китерде. Эксперт фикеренчә, вакцинациядән соң мондый пациентларның организмында антитәнчекләр күләме бик тиз кими... Читать дальше...

Татарстанда җанисәптә катнашучылар арасындагы фотобәйгедә җиңүчеләрне 28 айфон көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 1-14 ноябрьдә Татарстан Республикасында халык санын алу участокларында җанисәптә катнашкан кешеләр арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә онлайн фотобәйге узачак. Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштыра. Бәйгедә 14 яшьтән узган кешеләр катнаша ала. «ВКонтакте»... Читать дальше...

Finiko финанс оешмасын төзегән Доронин оешманың таркалуында партнерларын гаепли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин (ул хәзер тикшерү изоляторында) «Россия 24» телеканалы хәбәрчесенә биргән интервьюсында компаниянең бөлгенлеккә төшүендә аның партнерлары гаепле дип белдерде. «Алар – Марат, Эдвард һәм Зыгмунтның криптовалюта активлары белән идарә итүгә катнашы бар иде, алар юкка чыкканнан соң өч ел уңышлы дәвам иткән түләүләргә бәйле проблемалар башланды», - дип хәбәр итте Доронин. Ул үзен тоткарлауларына гаҗәпләнүен белдерде... Читать дальше...

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны буенча яңа тәүлеклек максимум теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча яңа тәүлеклек максимум (40 993 очрак) теркәлде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып әлеге инфекцияне эләктергән пациентларның гомуми саны 8 513 790га җитте, дип хәбәр итә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең 40 993 очрагы расланды, шуларның 3622сендә (8,38 процент) клиник симптомнар юк», - диелә стопкоронавирус.рф... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча (179 кеше) янә антирекорд теркәлде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «36 кеше хастаханәгә озатылган, 143 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 97, Чаллыда – 24, Түбән Кама районында 12 очрак ачыкланган. Читать дальше...

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Канадада узган Гран-придагы җиңүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Канадада узган Гран-при ярышларында җиңү яулавына һәм рекордлы күрсәткечкә ирешүенә шат булуын белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә. «Спорт-Эксперсс» газетасы язуынча, 15 яшьлек спортчы ирекле программада һәм кыска, ирекле программалар суммасы буенча дөнья рекордларын яңартып, 265,08 балл (84,19 + 180,89) туплады. «Үз программамны үти алуыма шатмын. Программада уйлаган әйберләрнең барысын да тормышка ашырырга тырыштым. Читать дальше...

Табиб кайсы очракта эшләми торган көннәрне озайту карары кабул ителәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Әгәр эшләми торган көннәр төгәлләнгәннән соң коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты бердән артыграк булса, аларны озайту турында карар кабул ителергә мөмкин. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе урынбасары Александр Горелов «Известия» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Журналистның эшләми торган көннәрне озайту критерийлары турындагы соравына җавап биреп... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Новосибирск Җәмигъ мәчетендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Новосибирск шәһәре Җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аны Новосибирск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Гәрәев һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев озатып йөрде. Кунакларны Новосибирск өлкәсе мөфтие, Новосибирск өлкәсе... Читать дальше...

Табиб коронавирус вакытында үпкәдә «тишекләр» барлыкка килүе хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе үпкәнең стеналарында «тишекләр» барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта ura.ru агентлыгы табиб-пульмонолог Сергей Пурясевка сылтама белән хәбәр итә. Белгеч искәрткәнчә, тишек яки куышлык — үлекләгән урын ул. Бу канның агулануына китерергә мөмкин. «Үлекләгән урынны чистарту өчен бары тик антибиотиклар, бронхоскопия белән генә дәваланырга кирәк. Аны хирургия юлы белән дәвалавы кыен, чөнки тегәргә ярамый», — диде табиб. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстан туристы Хургада кунакханәсендәге антисанитария хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Хургада кунакханәсендә (анда кичә Россия туристлары агуланган иде) яшәүче бер турист белән аралашты. «Кунакханәдә чын мәгънәсендә антисанитария хөкем сөрә. Ул биш йолдызлы отельгә якын да килми, курыкмыйча 3 куярга мөмкин. Юлламаларны ни өчен шундый зур акчаларга саталардыр – аңлашылмый. Номерларда җиһаз бик иске. Санузеллар ватык. Начар җыештыралар. Ресторандагы савыт-саба пычрак. Эчемлекләр салып бирә торган барның идәне чын мәгънәсендә сазлык. Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

Юрий Лоза объяснил, почему Чулпан Хаматова критикует Россию





Персональные новости
Александр Куратов

Военные следователи провели в Судаке проверку лиц, не вставших на воинский учет





Пенсия фондында пенсия тупланмаларын кайчан тулысынча алырга мөмкин икәнен әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда тупланма пенсия 2015 ел ахырына кадәр аның файдасына сайлау булган очракта формалашырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза. 1966 елда туган һәм аннан өлкәнрәк россиялеләрнең исә ул Пенсия тупланмаларын дәүләти финанслау программасы кысаларында (анда 2015 елга кадәр керергә кирәк иде) ирекле взнослар, шулай ук тупланма пенсиягә ана (гаилә) капиталы акчаларын юнәлдерү хисабына гына формалаша. Пенсия тупланмалары... Читать дальше...

«Спутник Лайт» препараты икенче тапкыр прививка ясаганда гына кулланылырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). «Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда гына кулланырга кирәк. Беренче вакцинациядә ике компонентлы препарат файдаланылырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министрына сылтама белән хәбәр итә. «Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда куллану зарур. Күргәнебезчә, иммунитет вакцинациянең ике этабыннан соң күпкә сыйфатлырак, һәм бу сәламәтлекне саклау өчен бик тә мөһим», — дип аңлатты федераль ведомство башлыгы. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләренә язылучыларны Автомобильчеләр көне белән тәбрик итте. Республика Президенты күркәм гадәт буенча җәйге көпчәкне кышкысына алыштырырга кирәклегенә ишарә ясап һәм автоспорт (Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы, Россиянең атказанган спорт мастеры) белән мавыгуын искәртеп, үз фотоларын урнаштырган. Ул шулай ук үз сәхифәләренә язылучылардан җәйге... Читать дальше...

Казан урамында күмәкләп сугышуның нечкәлекләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлеге хәл кичә кич Глушко урамындагы 3нче йорт каршында булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, низагта барлыгы дүрт кеше катнашкан. «Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Алар низагта катнашкан ике кешене тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткән. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Агентлык мәгълүматлары буенча, конфликтта... Читать дальше...

Хургадада Татарстан туристларын агулануда шикләнеп хастаханәгә озатканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәл Мисырның Хургада курортындагы бер кунакханәдә булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Татарстаннан килгән бер туристның (аны кичә агулануда шикләнеп хастаханәгә озатканнар) ире – Азат белән аралашты. «Мисырда минем хатыным, алты яшьлек улым һәм каенанам ял итә. Иртән хәләл җефетемнең хәле начарайган – температурасы күтәрелгән, агулану симптомнары (косу, диарея һ.б.) барлыкка килгән. Иртәнге уннар тирәсендә аны клиникага китергәннәр. Читать дальше...

Бүген Татарстанда томан төшүе һәм бераз яңгыр явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстанда томан төшәчәк, талгын җил исүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылытачак.

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе



Москва

В ОЭЗ «Дубна» запустили производство запчастей для буровых установок

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net