Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 25.10.2021

Түбән Камада транспорт мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада транспорт мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр. Бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Миңа җәмәгать транспорты буенча күп сораулар килә. Бу бик катлаулы мәсьәлә, аны хәл итү өчен вакыт таләп ителә», — диде «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин. Ул шулай ук транспорт реформасы өстендә эш даими алып барылуын әйтте: «Без төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләр уздырабыз... Читать дальше...

«Китап» радиосы Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ны җырлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш вакытында Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды. Актанышта Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучыларны укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният сарае хезмәткәрләре, журналистлар, авыл халкы каршы алды. «Китап» милли радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова Эльмира Җәлилованың «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән»... Читать дальше...

Путин азык-төлек продуктларының сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен продуктларның стандартларга һәм техник регламентларга туры килүен контрольдә тоту буенча тәкъдимнәрне расларга кушты. Тиешле күрсәтмә Кремль сайтындагы исемлектә басылып чыкты. «Халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен Россия Хөкүмәтенә, булган дәүләт мәгълүмат системалары нигезендә аны күзәтүнең комплекслы механизмын булдыру юлы белән, азык продукциясенең сыйфаты... Читать дальше...



Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 октябрьдә, Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртергә мөмкин. Вакыты белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә Татарстанда һава температурасы -1.. -6 градус... Читать дальше...

Чаллыда биш катлы йортта шартлау мизгеле видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда биш катлы йортта шартлау мизгеле видеорегистратор камерасына эләккән. Кадрларда күренгәнчә, көчле шартлаудан соң бина кыйпылчыклары кешеләргә һәм юлга төшә.

Чаллыда шартлауда имгәнгән дүрт кеше реанимациядә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 21.00 гә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә торак йортта газ шартлауда зыян күргән дүрт кеше ята. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 2010 елгы 11 яшьлек малайның хәле җиңелчә авырлык дәрәҗәсендә, тәне җәрәхәтләнгән, ул реанимациядә. 2004 елгы абыйсы — 17 яшьлек үсмер егет авыр хәлдә реанимациядә дәвалана. 1951 елгы, 70 яшьлек ир авыр хәлдә, шулай ук... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр телеграм-бот аша халык санын алу турында белә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр Telegram мессенджерында «Халык санын алу 2021 Татарстан» чат-бот ярдәмендә җанисәпне узу тәртибен, якын пунктларның һәм күпфункцияле үзәкләрнең адресларын белергә мөмкин.  Ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/TatarstanPerepis_bot сылтамасы буенча күчәргә яки Telegram каналында @TatarstanPerepis_bot эзләргә кирәк. Телеграм-ботны Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшләгән. Чатта җанисәпне кайсы көнне... Читать дальше...

Чаллыда торак йорт шартлаганнан соң гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Гадәттән тыш хәл һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы булды. «Муниципаль характерда гадәттән тыш хәл режимын кертү карары кабул ителде һәм җавап бирүнең җирле дәрәҗәсе билгеләнде», — дип ачыклык керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Шартлау нәтиҗәсендә алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Йорт хәрабәләре астыннан дүрт кешене чыгарганнар, алар арасында ике бала да бар. Читать дальше...



Чаллыда биш катлы йортта шартлауда зыян күргән өч кеше реанимациядә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда торак йортта газ шартлау сәбәпле, зыян күргән өч кеше — 11 һәм 17 яшьлек абыйлы-энеле туганнар һәм 70 яшьлек ир-ат Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә реанимациядә ята. «Медиклар зыян күрүчеләрнең хәлләрен тотрыкландыру өчен ашыгыч чаралар күрә», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шулай ук шартлауда зыян күргән 22 яшьлек кызны да хәрабәләр астыннан чыгарганнар һәм хастанәгә алып киткәннәр.

Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән кызны йорт хәрабәләре астыннан чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллыда биш катлы йортта шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хәрабәләр астыннан чыгардылар. «1999 елда туган кызны чыгардылар. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киттеләр», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Чаллыга шартлау урынына Татарстан сәламәтлек саклау министры кузгалды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Чаллыга шартлау урынына вертолетта очты. «Марат Садыйков Чаллыга торак йортта газ шартлаган урынга вертолетта очты», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Элегрәк шартлау урынына Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин вертолетта очкан иде.

Чаллыда 70 яшьлек ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 18 сәгать 55 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар. «Тәне нык җәрәхәтләнгән. Хәле тотрыклы авыр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла», — дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Министр Марат Садыйков торак йортта газ шартлаган урынга очкан.

Чаллыда торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү комитеты Чаллыдагы торак йортта газ шартлаганнан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карый, бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда торак йортта газ шартлаган. Читать дальше...

Чаллыга шартлау урынына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин Чаллыга һәлакәт урынына бара. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда Татарстан урамында биш катлы йортта газ шартлаган. Анда ике бала зыян күргән.

Шаһитлар: Чаллыда торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау урынында автобаскыч белән 17 яшьлек үсмерне коткарганнар. «Малай гаиләсе — әти-әнисе, энекәше белән өйдә булган. Әти-әнисе белән энекәше үзләре чыга алган», — дип сөйләде «Татар-информ»га үз хәбәрчесе. Шулай ук шаһитлар сөйләгәнчә, торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин. Шартлау урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тикшерүчеләр эшли. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чаллыда торак йортта шартлаудан соң прокуратура тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган урынга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Айдар Галиев киләчәк. Күзәтчелек ведомствосы газ җиһазын файдаланганда һәм хезмәт күрсәткәндә закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесенең вазифаларын башкаручы Динар Чуркин хәбәр итте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген 17.30 сәгатьтә Чаллыда Татарстан урамындагы биш катлы йортта газ шартлаган. Читать дальше...

Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт урынына кинологлар җибәрелгән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркемнәре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отряды әзерләнгән. Шартлау урынында туксаннан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.

Казанда татар теле укытучыларын ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан мэриясе һәм Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар теле укытучылары өчен татар телен нәтиҗәле һәм заманча укыту семинары циклын башлап җибәрә. Беренче семинар 28 октябрьдә сәгать 15.00дә «Унбер» лицеенда узачак. «Проектта лекторларның үзләре өчен ораторлык осталыгы буенча дәресләр узачак, аларны танылган актерлар, дикторлар һәм сөйләм буенча педагоглар үткәрәчәк», — дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте вәкиле. Читать дальше...

Чаллыда көнкүреш газы шартлау аркасында ике бала зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллыда көнкүреш газы шартлау аркасында ике кеше зыян күргәнен хәбәр итә. 2010 елгы баланы ашыгыч медицина ярдәме бригадасы караган, һәм ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.  Аның 2004 елгы абыйсын ашыгыч медицина ярдәме табиблары карый.


Музыкальные новости
Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил





Персональные новости
Локомотив

В "Локомотиве" иронично отреагировали на ничью в матче ЦСКА со "Спартаком"





Татарстан Президентына газ шартлаган урыннан һәр яңа мәгълүмат хәбәр ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Президент булган хәл турында белә. Оператив рәвештә урынга килгән ашыгыч хезмәтләр яңа мәгълүмат булган саен хәбәр итә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы биш катлы йортның дүртенче катында газ шартлаган. Өлешчә дүртенче һәм бишенче катлар җимерелгән.

Чаллы шәһәрендә биш катлы йортның дүртенче катындагы фатирда газ шартлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 17.30 сәгатьтә Татарстан урамындагы 25/117 йортта газ шартлавы турында хәбәр килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, шартлау биш катлы панель торак йортның якынча дүртенче катындагы фатирында булган.  Хәзерге вакытта урында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшли. Халыкны эвакуацияләү бара. Бу мәгълүматка ачыклык кертелә.

Социаль челтәрдә Чаллы шәһәрендә торак йортта шартлау урыныннан видео чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәрендә биш катлы торак йортта шартлау урыныннан видео чыкты. Анда йорт түбәсенең бер өлеше, шулай ук ике югары катның җимерелгәне күренә. Бу хәл килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр Чаллыдагы торак йорт янына килергә чыккан. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә анда шартлау булган.

Татарстанда укучыларны мәктәп ишек төбендә ковидка тикшерү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укучыларны мәктәпкә кергәндә ковидка тикшерү планлаштырылмый. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина бу хакта Дәүләт Советы утырышында бирелгән сорауга җавабында әйтте. «Бүген без әлегә ПЦР-тестлар турында сүз алып бармыйбыз, чөнки мәктәпләрдә иртәнге фильтр бик яхшы эшли. Көн саен дәресләргә байтак бала үткәрелми. Республика буенча бу 300-400 ләп бала булырга мөмкин», — диде Алсу Әсәдуллина. Ул көзге каникулларда... Читать дальше...

Казан федераль университеты галиме Камил Галиуллин вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты филология фәннәре докторы, профессор,Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры, Россия Табигать белеме академиясе әгъза-мөхбире, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе академигы Камил Рәхим улы Галиуллин вафат булган. Казан университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил Галиуллин талантлы галим, гадел... Читать дальше...

Татарстан депутаты: Ялган QR-кодларның тискәре нәтиҗәләрен халыкка аңлату кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев ялган QR-кодлар ясатуның тискәре нәтиҗәләрен халыкка аңлатырга өндәде. Бикеев төрле бәяләмәләр буенча соңгы айда РФ төбәкләрендә вакцинация турында ялган QR-кодлар сату кисәк артканын әйтте. «Бу күптән түгел кабул ителгән эпидемиягә каршы чаралар аркасында күзәтелә. Еш кына мондый сатулар күпләп, комиссион арадашчылар катнашында алып барыла», — диде ул бүген парламент утырышында. «Гражданнар арасында... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней



Москва

Пассажиры «Мострансавто» более 2 млн раз проехались до аэропортов с начала года

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net