Казан федераль университеты галиме Камил Галиуллин вафат булган
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты филология фәннәре докторы, профессор,Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры, Россия Табигать белеме академиясе әгъза-мөхбире, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе академигы Камил Рәхим улы Галиуллин вафат булган. Казан университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил Галиуллин талантлы галим, гадел, ачык йөзле, игелекле кеше, ул бу уку йортына бөтен гомерен багышлаган. Ул гамәли һәм математик лингвистика, лингвография, төрки-рус контактологиясе, тарихи лексикология, тел белемен фәнни-мәгълүмати тәэмин итү өлкәсендәге тикшеренүләргә зур өлеш кертте. Камил Галиуллин Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы әгъзасы, Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советының филология буенча эксперт комиссиясе әгъзасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы эксперт советы әгъзасы, галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү буенча грантлар конкурсы әгъзасы иде. Казан федераль университеты Камил Рәхим улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.