Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 26.10.2021

Мөслим районы Олы Чакмак авылында «Милли таба ашлары» чарасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул «Милли таба ашлары» дип исемләнде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара килен төшерү күренешеннән башланып китте. Бер дә юкка түгел, чөнки берничә көннән авылга гүзәл татар кызы килен булып төшәчәк. Әлеге күркәм йола яшь кәләшне каршылауда да чагылыш таба. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус... Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Парламентарийлар РФ һәм Ислам дәүләтләре диалогын үстерүгә өлеш кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия - Ислам дөньясы: парламентара хезмәттәшлек» дип аталган видеоконференциядә чыгыш ясаганда белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген сәүдә тармагында... Читать дальше...

Марат Садыйков: Татарстанда яңа туган балалар үлеме кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Россия төбәкләрендә аналар һәм балалар үлемен киметү мәсьәләләре буенча коллегия утырышы үткән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга Россиядә, шул исәптән Татарстанда, яңа туган балалар үлеме кимүе күзәтелгәнен әйтте. «Аналар үлеме белән вазгыять ковид нәтиҗәсендә катлаулырак. Бүген коллегиядә аналар һәм балалар үлемен киметү буенча төгәл күрсәтмәләр ишеттек. Үлемне киметү өчен юл картасын төзү кирәк», — диде министр. Читать дальше...



Татарстанда -3 градус салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Синоптиклар фаразлаганча, көндезге сәгатьләрдә секундына 15 метрга кадәр көчле җил күтәрелергә мөмкин, калган вакытта талгын җил исә. Төнлә температура -3тән 2 градуска кадәр, көндез 2-7 градус тирәсендә торачак.

Чаллыда шартлаган йортта зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен счет ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда 48 комплекстагы 20нче йортта (48/20) шартлау вакытында зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылды. Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. Башкарма комитет йөкләмәсе буенча ВТБ банкының Чаллы филиалында 40703810400494000169 номерлы исәп-хисап счеты ачылды. Түләү реквизитлары: БИК 044525411 Банкның исеме: ВТБ банкының (ГАҖ) Мәскәү... Читать дальше...

Автойөрештә чыгышларны күрә алмаучылар өчен «Китап» радиосы онлайн-концерт уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Уфа, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» автотуры вакытындагы чыгышларны күрә алмаучылар өчен Инстаграмда онлайн-концерт оештыра. Туры эфир «Китап» радиосының, «Интертат» электрон газетасының һәм «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеменең Инстаграм сәхифәләрендә була. Эфир вакытында караучыларның сорауларына да җавап бирәчәкләр. Трансляция берничә минуттан башлана.

Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Риваять» төркеменең эшчәнлеген югары бәяләде. «Риваять» этнотөркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный. Татар халык авыз иҗатында туган телебез дә, әдәбиятыбыз да, тарихыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да чагыла. Бүгенге көндә халык авыз иҗатын күбесенчә урта һәм өлкән буын үз итә. Аны яшьләргә дә сәнгати югарылыкта җиткерүләре өчен «Риваять» этнотөркеменә рәхмәтемне әйтәм»... Читать дальше...

Николай Максимов: Татар телендә сөйләшергә өйрәнер өчен 200 сүз белү җитә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов татар телендә сөйләшү өчен 200 сүзне белү җитә дип саный «Сөйләм теленең синтаксик төзелеше бөтен халыкларда да бертөрле. Без югары уку йортында инглиз телен өйрәндек. Ләкин бер кеше дә инглизчә сөйләшә белмәде, чөнки безне инглизчә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Без ятладык һәм укыдык. Мин татар теленә бернинди грамматика кулланмыйча өйрәтәм. Моның өчен 200 сүзне белү җитә»... Читать дальше...



«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде. Матч исәбе — 3:2. Уен Екатеринбургта узды. Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» хоккейчысы Алексей Макеев исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Стефан Да Коста «Авангард» өчен икенче алканы кертте. Ул 2020-2021 еллар сезонында «Ак Барс» составында уйнаган иде (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлеме расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Үлүчеләрнең бишесе - хатын-кыз. Алар 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елларда туган. Шулай ук 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атның гомере өзелгән. Шулай итеп, Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында барлыгы Татарстанда яшәүче 948 кеше үлгән. Элек «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.

Татарстанда эшләми торган көннәр форматы турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казан Кремлендә Татарстанда эшләми торган көннәр форматы турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бу хакта, янәсе, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итәргә тиеш булган. «Игътибарлы булуыгызны сорыйм! Оператив штаб мондый белдерү ясамады. Бу хәбәрне компетентсыз чыганакка сылтама белән бирү хаталы», - дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

«Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган клип төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган видеоклип төшергән. «Быел без яңа клип төшердек. Без элеккеге һәм хәзерге „Маңкорт“ төшенчәсен бәйләдек. Аларның аермасы юк диярлек. Маңкорт үзенең кем икәнен, тарихын, милләтен, шәҗәрәсен белми торган кеше. Бүгенге маңкорт та шундый», — дип сөйләде төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов. Видеода күренгәнчә, маңкорт табигатьтә уяна һәм үзенең кем икәнен аңлый башлый. Аның куллары һәм аяклары богаулы. Ул музыка тавышына бара. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19ны дәвалау буенча тәкъдимнәрне кабат чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авыручыларны дәвалауда киңәшләрнең яңа версиясен эшли башлады. Үзгәрешләр арасында Covid-19 һәм гриппка бер үк вакытта вакцинация ясату турында мәгълүматлар була, дип сөйләде ведомствоның йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече профессор Владимир Чуланов. Грипп һәм коронавируска бер үк вакытта прививкалар сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җомга көнне, 22 октябрьдә, рөхсәт ителде. «Хәзер инде 14нче версия эшләнә... Читать дальше...

Татарстан йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан йөрәк трансплантациясе операцияләрен арттырырга ниятли. «Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора», — диде Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин журналистларга. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье республикада йөрәк күчереп утырту технологиясе акрын үсеш алганын әйтте. Әлегә кадәр Татарстанда бер елда ике йөрәк күчереп утыртылган. Читать дальше...

Татарстан юлында автобуска ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Автобуска республиканың Зәй районында Поручиково авылы янында ут капкан булган. Яныннан узып баручы шаһитлар «ПАЗ» автобусы януын видеога төшергән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобус вахта йөртүчеләрнеке икәнлеге ачыкланган. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Салонда булган барлык кеше – дүрт пассажир һәм шофер – автобустан чыгарга өлгергән. Читать дальше...

Татарстан 2021 елгы халык санын алу барышында Россия лидер-төбәкләре унлыгына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте. «Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән - алар исәпкә алуның көндезге формасын сайлаганнар, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән Күп функцияле үзәкләрдә исәпкә алынганнар. Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән 60 меңгә якын бала авырый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә 60 меңгә якын бала коронавирус йогышы белән авырый. Шул ук вакытта кече яшьтәге авыручыларның яртысында вирус билгеләре кискенләшә, дип сөйләде РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. «Бүген кечкенә пациентлар арасыннан без 50 проценттан артыгында көчле вирус авыруларын күрәбез. Бүгенге көндә илдә барлыгы 60 меңгә якын бала медицина персоналында дәвалана», - дип сөйләде ведомство башлыгы Covid-19га каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы утырышында.

Россиянең баш трансплантологы: Татарстанда трансплантология юнәлешендә тенденция уңай

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда трансплантологиянең төрле юнәлешләре буенча уңай тенденция күзәтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье журналистларга шул хакта әйтте. Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте. «Бөер күчереп утырту зур темп белән үсеш алырга тиеш. Диализга караганда ул отышлырак, диализ ул чыгымлы, бөер күчереп утырту акчага экономия дә, пациент өчен дә башка тормыш. Читать дальше...

Татарстан артистларын Башкортстанның Чакмагыш районына кертмәделәр

Tatar-inform.tatar 

(Башкортстан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөреше кысаларындагы чыгышын Башкортстанның Чакмагыш районында тәкъдим итә алмады. Җирле түрәләр һәм полиция автомарафонны кире борып җибәрде. «Бездән рөхсәт юк. Алдан кисәтергә иде», — дип артистларны Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов борып җибәрде. Чараны карарга берничә кеше килгән иде. Концерт булмаса да, аларга... Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг





Персональные новости
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ





Собянин мәскәүлеләргә минималь пенсияне 21 193 сумга кадәр арттырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин минималь пенсияне 21 193 сумга кадәр арттыру турында карар имзалады. Бу хакта башкала хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «2022 елның 1 гыйнварыннан мәскәүлеләргә пенсиягә шәһәр өстәмәсе һәм социаль түләүләр 4,8 процентка индексацияләнәчәк», - диелә пресс-релизда. Өстәмәне 2,1 миллион кеше алачак. Соңгы тапкыр Мәскәүдә пенсияләр гыйнвар аенда — 3,7 процентка, 19 500 сумнан 20 222 сумга кадәр арткан. 2022... Читать дальше...

«Риваять» төркеме җитәкчесе үзләренең күн костюмнарының татар киеме булуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов үзләренең күн костюмнарын татар киеме булуын аңлатты. «Риваять» этнотөркеме борынгы татар музыкасын кайтару буенча эш алып бара, ләкин артистларның күннән һәм мехтан эшләнгән костюмнарын күпләр башкорт, кыргыз, казах милли киемнәренә охшата. «Без татар мәдәниятен никадәр борынгырак карасак, төрки халыклар белән уртаклыгыбыз шулкадәр ныграк күренә. Шуңа күрә безнең киемнәр башка төрки халыкларныкына охшаш»... Читать дальше...

«Бердәмлек» газетасы: Мурат Сафин - туган ягыбызның татар тарихчысы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Самара татарларының беренче тарихчысы Мурат Сафин турында Шамил Галимов язмасы чыкты. 20 октябрьдә Мурат абый Сафинга 90 яшь тулган булыр иде. Без аны һич тә шикләнмичә туган ягыбызның татар тарихчысы дип атыйбыз. Сугыш чоры баласы артык кызыксынучан булып үсә. Тарих, география, әдәбият, археография буенча фәнни китаплар укып, үзлегеннән белемен тулыландыра. Балачагыннан иске татар имлясын үзләштерә, яшүсмер чагында шигырь язу, китаплар җыю белән мавыгып китә. Читать дальше...

«Рубин»ның элеккеге тренеры «Ростов»ның баш тренеры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Рубин» футбол командасы капкачыларының элеккеге остазы Виталий Кафанов бүген «Ростов» командасының баш тренеры итеп билгеләнде. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп узыйк, Виталий Кафанов «Ростов»та 2015 елдан 2017 елга кадәр Корбан Бердыев штабында капкачыларның тренеры булып эшләгән иде, шулай ук 2019 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр баш тренер ассистенты вазифаларын үтәде. Моннан тыш, белгеч Россия җыелма командасы капкачылары тренеры вазифасын да башкара. Читать дальше...

Чаллыда шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ир-ат тәненең 85 проценты пешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллыда торак йортта көнкүреш газы шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ир-ат тәненең 85 процент өлеше пешкән. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. «1951 елгы 70 яшьлек ир-ат Чаллыдан Республика хастаханәсенә күчерелде. Транспортировка әйбәт узды. Аның тәне 85 процент дәрәҗәдә пешкән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрелә», — диде министр. Читать дальше...

Чаллыда һәлак булган Аделина Заһриева гаиләсенә «КАМАЗ» заводы ярдәм күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Аделина Заһриева гаиләсенә, шулай ук Чаллыда гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән пенсионерларга, компаниянең элеккеге хезмәткәрләренә «КАМАЗ» ГАҖ матди ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте предприятиенең матбугат хезмәте. «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм компания хакимияте «АвтоЗапчасть КАМАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләгән Заһриева гаиләсенең кайгысын уртаклашты. «Аның „КамАЗ»да хезмәт юлы 2018 елның 23 октябрендә логистика бүлекчәсендә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»



Москва

Фигурист Семененко приступил к тренировкам после травмы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net