Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 13.10.2021

Әлки районында прокурор исемен йөрткән урамга агачлар утыртылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 13 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районының Базарлы Матакның бер урамы якташыбыз, Иске Үргәгарда туып үскән Идият Хәмидуллин исемен йөртә. Әлки районы прокуратурасы коллективы шушы урам башында ике яклап миләш агачлары утыртты. Идият Хәлил улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, берничә медаль, орденнар белән бүләкләнгән. Ул 20 ел дәвамында Татарстан Республикасы прокуроры булып эшли. Аның истәлеген мәңгеләштереп, аның исемен йөрткән урам башында обелиск куелды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов әйтүенчә... Читать дальше...

Коронавирус сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ биналарына килүчеләр санын чикләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны һәм ведомство хезмәткәрләрен саклау чаралары күрелде. Коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен хәзер ЮХИДИ биналарында килүчеләр саны чикләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, әгәр сезгә машина йөртү таныклыгы алырга кирәк икән, сез дәүләт хезмәтләре порталында кабул итүгә языла аласыз. Анда сез кабул итү көнен һәм вакытын сайлый аласыз. Автомобиль өчен төрле таныклыклар алу өчен Дәүләт автоинспекциясенең... Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин иң яхшы остазларны һәм алдынгы шәкертләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы барышында иң яхшы остазларны һәм алдынгы шәкертләрне бүләкләде. 2020-2021нче уку елы дәвамында мөселман мәгарифе өлкәсендә хезмәт куючы тәҗрибәле мөгаллимнәрне һәм аларның лаеклы хезмәт җимешләрен билгеләп үтү максатыннан, Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсеннән Илшат Яхин, “Мөхәммәдия”дән Ландыш Ибраһимова, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Ринал Хаҗиев, Казанның... Читать дальше...



Мәскәүдә мәктәп янында атыш оештырган егетне тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәскәүнең Ленин проспектындагы мәктәпләрнең берсе янында билгесез кеше атыш оештырган. Аннары ул качарга тырышкан, әмма аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, егет страйкбол спорт төрендә кулланыла торган коралдан аткан. Атыш нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә вакцинациягә ажиотажга аңлатма бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасында коронавируска каршы вакцинациягә ажиотаж күзәтелә. Бик зур чират хасил булган. «Кешеләргә QR-код кирәк, шуңа сырхауханәдә шундый зур чират. Моңарчы прививкага баруны тәвәккәлли алмыйча, озак сузып йөргән кешеләргә дә хәзер тиз арада прививка ясату кирәк булды. Шулай ук, прививканы элегрәк ясаткан, ләкин дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлары булмагач, QR-код ала алмаучылар да белешмә сорап килгәннәр»... Читать дальше...

Татарстанда QR-код кертү нәтиҗәсендә Түбән Камада вакцинация буенча рекорд куелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада бер көндә 1650 кеше коронавирустан прививка ясаткан, элек бу сан 1 меңнән дә артмаган. Республикада чикләү чаралары кертү вакцинация буенча уңай динамикага китерде. «Шәһәр вакцина белән тулысынча тәэмин ителгән, кичә 1650 кеше ковидтан прививка ясаткан, элек бу сан меңнән артмый иде. Бу рекорд. Вакцинация башланганнан алып безнең өчен 1 мең кешенең прививка ясатуы рекорд булып санала иде», — диде Түбән Кама мэрының урынбасары Марина Камелина.

Россиянең барлык федераль округларында ковид белән авыручылар саны артуы күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең барлык федераль округларында да коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Авыру арту тенденцияләре илнең 77 төбәгендә теркәлгән, дип сөйләде Коронавируска каршы көрәш координация советы утырышында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Аның сүзләре РФ Хөкүмәтенең Telegram-каналында китерелә. Бигрәк тә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургта коронавирус йоктыручылар саны арта. Читать дальше...

«Мультимәдәни дөньяда Ислам» форумын оештыручылар: Чараның Казанда узуы нигезләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумын оештыручылар ни өчен чараның Татарстанда узуын аңлатты. Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты галиме Василий Кузнецов сүзләренчә, Татарстан ислам дөньясында мөһим роль уйный. «Төп оештыручы — Казан федераль университеты, форумның Казанда узуы нигезләнгән. Оештыруда ярдәм итүчеләр, партнерлар да күп, әлбәттә. Татарстан, Россия Федерациясе субъекты буларак, дини яктан үзенчәлеккә ия. Читать дальше...



Мөхәммәтшин: Баулы районы Татарстанның үзенә күрә «көнчыгыш форпосты» булып тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Баулы районында булды. Ул анда муниципалитет Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Парламент җитәкчесе бу районның Татарстанның үзенә күрә «көнчыгыш форпосты» булуын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тугандаш Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе чигендә урнашкан Баулы районы күршеләр белән уңышлы хезмәттәшлек үрнәген күрсәтә», — диде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин... Читать дальше...

Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Камал театры бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды - Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде. «Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Читать дальше...

«Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумында катнашучылар саны арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумын оештыручылар катнашучылар санының артуын әйтте. Форум 14-22 октябрьдә Казанда уза. «Катнашучыларның географиясе бик зур: барлык Урта Азия, Якын Көнчыгыш, шулай ук Европа илләре, Америка. Өч дистәдән артык илдән зур делегацияләр була. Барлык чараларда да биш йөзләп кеше катнашачак. Катнашучылар саны елдан-ел берничә тапкыр арта. Форумның һәм кабул ителгән карарлар дәрәҗәсе дә арта. Форумда катнашудан баш тарткан кеше булмады»... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын 8 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 8 кеше коронавирус корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, 1941, 1959 елда туган ике ир-ат һәм 1941, 1949, 1950, 1953, 1957, 1959 еллларда туган алты хатын-кыз ковидтан үлгән. Пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 823 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез +11..+16 градус көтелә.

Марат Әхмәтов: Татарстан авыл хуҗалыгы корылыкны кичерә алырлык хәлдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Быелгы җәйнең һава шартлары 2010 елныкы белән охшаш иде. Ул вакытта да игенчеләр корылыктан зыян күрде. Әмма 11 ел элек алынган сынаулар буенча кабул ителгән чаралар республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә корылык чорын шактый йомшак узарга мөмкинлек бирде. «2010 елгы сынаулар буенча эшчәнлекнең төрле юнәлешләре — технологик һәм оештыру, фәнни яктан, авыл хуҗалыгын үстерү буенча да чаралар күрелде. Бу корылык чорын шактый йомшаграк узарга мөмкинлек бирде. Читать дальше...

Татарстан хакимияте социаль бизнеска 500 мең сумга кадәр субсидия бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Светлана Лаврентьева). Социаль эшмәкәрләр 100 меңнән 500 мең сумга кадәр субсидия алачак.  «Социаль эшмәкәрләргә 500 мең сумга кадәр субсидия бирү тәртибе билгеләнгән Татарстан хөкүмәте карары имзаланды», диелә Татарстан бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәрендә.  Ведомство мәгълүматы буенча, грантлар проектларны гамәлгә ашыруга биреләчәк, шул исәптән торак булмаган биналарны арендалау яки ремонтлау, оргтехниканы арендалау, инженерлык инфраструктурасына... Читать дальше...

Бакуда Мәүлид мәҗлесе уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бакуның «Туган тел» республика татар мәдәнияте җәмгыяте каршындагы «Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау» секторы Мәүлид мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Әзербайҗан Республикасында «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте идарәсе рәисе Гөлҗан Мясоутова хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул кунакларны изге Рабигыль-әүвәл ае белән котлады һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр туган айның мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады. Мөселманнар салаватлар әйтеп... Читать дальше...

Баулы районы җитәкчесе вакытыннан алды вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин үз вазифасыннан вакытыннан алда китте. Бу хакта ул Баулы районы советының чираттан тыш утырышында хәбәр итте. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Депутатлар Рамил Гатиятуллинның карарын бертавыштан хуплады. Ул яңа эш урынына билгеләнү сәбәпле, эштән китте. Хәзер Рамил Гатиятуллин «Татнефть» компаниясенең Казандагы бер структур бүлекчәсен җитәкләячәк. Рамил Гатиятуллин районны 2014 елның сентябреннән җитәкләде. Читать дальше...

Славутский, ковид белән бәйле чикләүләрне исәпкә алып, театрларга матди ярдәм сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Александр Славутский, ковид белән бәйле чикләүләрне исәпкә алып, театрларга матди ярдәм сорады. «Театрларга ярдәм буламы? Ковид аркасындагы югалтулар компенсацияләнәчәкме? Безнең өчен бу зур югалтулар. Кешеләр үз хезмәт хакларын саклап калырга тиеш бит» — дип сорады ул доклад белән чыгыш ясаган Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисаповадан. Читать дальше...

Рамил Төхвәтуллин кинематографияне финанслауда Башкортстаннан үрнәк алуны сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Мәдәният министрлыгына кинематография өлкәсен финанслауда Башкортстаннан үрнәк алырга киңәш итте. «Кинематография үсеше аксак үрдәк кебек. Кинематография үсеше өчен финанслауны арттырырга җыенасызмы?» — дип мөрәҗәгать итте ул парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага. «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анна Семенович призналась, что ей пришлось прервать отдых из-за болезни





Персональные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Мөселманнар Мәскәү өлкәсенең Томилино урман паркында өмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Котельник шәһәр округының Мөселман җәмгыяте әгъзалары Салават Ибәтуллин җитәкчелегендә Томилино урман паркында чираттагы өмәне үткәрде. Мөселманнар урман паркының берничә участогын җыештырды, 20дән артык төрле көнкүреш чүп-чары җыйган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ярты ел элек без Котельник шәһәр округы администрациясенең урман хуҗалыгы бүлеге белән Томилино урман паркында чисталыкны саклауда ярдәм итәргә килештек. Хәзер без монда даими өмәләр үткәрәчәкбез. Читать дальше...

Россиядә бер тәүлектә ковидтан үлем очракларының яңа антирекорды теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә COVID-19 инфекциясеннән 984 үлем очрагын теркәделәр. Алдагы көндә коронавирустан 973 кеше үлгән. РИА Новости Ковидка каршы оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә ковидтан 72 кеше үлгән, Санкт-Петербургта - 65, Свердловск өлкәсендә — 39. Эпидемия башланганнан алып ковид йоктырган 219 329 кешене коткара алмаганнар. Соңгы 24 сәгатьтә Россиядә 28 717 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. Бу алдагы көнгә караганда 527 кешегә күбрәк. Читать дальше...

Мәктәп формасына таләпләр кертү вәкаләтләре Мәгариф министрлыгына күчәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчәргә мөмкин. «Мәгариф турындагы» законның 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче һәм өченче укылышта каралачак. Хәзерге вакытта «Мәгариф турындагы» Законның 9 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Законга үзгәрешләр кабул ителеп, бүген гамәлдә булган... Читать дальше...

Татарстан Президенты һәм «Вермут» вәкилләре уртак проектлар турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» идарәче компаниясе вәкилләре Йоханн Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Мәскәүдә эш сәфәрендә.  Очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда шулай ук «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты. 2011 елның... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» пленар утырышында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» халыкара форумының пленар утырышында катнаша. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин катнашучыларга мөрәҗәгать иткән. Чараны «Россия 24» телеканалы трансляцияли. «Россия энергетика атнасы» 2017 елдан бирле уздырыла. Форум халыкара мәйданчыкка әйләнде, анда экспертлар фикер алыша, энергетика һәм торак-коммуналь тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән төп карарлар эзерләнә.

Мәскәүдә 65 яшьтән өлкәнрәкләр вакцинация ясаткан өчен 10 мең сум акча алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү пенсионерлары коронавирстан вакцинация ясаткан өчен «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алачак. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады, дип хәбәр ителә шәһәр хакимияте башлыгы рәсми сайтында. «Мәскәү Хөкүмәте Covid-19 вакцинациясен өстәмә стимуллаштыру программасында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләде. Бу мәсьәлә буенча карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошел ливень «летней интенсивности»





Путин в России и мире
Москва

Песков: возможное изъятие активов РФ будет солидным гвоздем в гроб западной экономики


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

«Родиной не торгуем»: в МИД РФ отказались обменять активы на возврат новых регионов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net