Россиядә бер тәүлектә ковидтан үлем очракларының яңа антирекорды теркәлде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә COVID-19 инфекциясеннән 984 үлем очрагын теркәделәр. Алдагы көндә коронавирустан 973 кеше үлгән. РИА Новости Ковидка каршы оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә ковидтан 72 кеше үлгән, Санкт-Петербургта - 65, Свердловск өлкәсендә — 39. Эпидемия башланганнан алып ковид йоктырган 219 329 кешене коткара алмаганнар. Соңгы 24 сәгатьтә Россиядә 28 717 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. Бу алдагы көнгә караганда 527 кешегә күбрәк. Россиядә 2020 елның мартыннан алып 7 861 681 кеше ковид йоктырган. Узган тәүлектә 21 801 кеше коронавирустан терелгән, ә пандемия чорында — 6 916 086 кеше. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ковид белән авыруның 238,2 миллионнан артык очрагын теркәгәннәр. Иң катлаулы вазгыять - АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә. Россия бу исемлектә бишенче урында тора. 4,8 миллионнан артык кеше ковид корбаны булган. Вакцинация саклануның иң ышанычлы ысулы булып кала. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренчә, COVID-19 инфекциясенең авыр формасы прививка ясатучыларның 0,03 проценттан да кимрәгендә билгеле, ә стационардагы пациентларның күпчелеге вакцинация ясатмаучылар. Сентябрь ахырында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында SARS-CoV-2 инфекциясеннән үлем очракларын профилактик иммунизациядән баш тарту белән бәйле булуы турында белдергәннәр иде.