Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 18.10.2021

Түбән Каманың һәр ишегалдында мини-парклар булдырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин Түбән Кама шәһәренең һәр ишегалдында кечкенә сквер булдыру акциясен оештырырга тәкъдим итте. Бу экологияне максималь яхшырту өчен кирәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Яшел үсентеләр утырту концепциясен яңадан карарга кирәк. Мин ял көннәрендә архитектор белән шәһәр буйлап уздым. Безнең ишегалды скверлары ясау, шәһәрне тагын да яшелләндерү өчен аларны төзекләндерү мөмкинлеге бар. Читать дальше...

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасы дөньякүләм стандартларга туры киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасы дөньякүләм кабул ителгән «Әр-рәсем Әл-Госмани» стандартларына туры киләчәк. «Дөньякүләм стандартлар бар. Согуд Гарәбстаны, Төркия, Пакистан Коръәннәре дә якынча 600 биттә басыла. Коръән 30 җүздән тора, һәр җүздә 20 бит, һәр биттә 15 юл булырга тиеш. Без әлеге стандартларга туры китереп эшләргә тиеш. Һәр бит ахырында аять бетәргә тиеш. Ул бер бит азагында бүленеп, икенче биттә дәвам итә алмый»... Читать дальше...

Диния нәзарәте: Сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсенә татарча элмә такта эшләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 сентябрь көнне Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә ачылган гыйбадәт кылу бүлмәсенә илтүче ике ишектә дә бары тик рус телендәге элмә такталар гына урнаштырылган иде. Ул вакытта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телендәге элмә тактаның да урнаштырылачагын әйтте . Бер айга якын вакыт узуга карамастан, әлегә анда татарча язу эленмәгән. Диния нәзарәте бу мәсьәләгә ачыклык кертте. «Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендәгеләр Төркиядә ялда иде. Читать дальше...



Татарстан Дәүләт Советы Президент юлламасын тормышка ашыруда 50дән артык чара уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева).Татарстан Дәүләт Советы киләсе елга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасының 31тезисын гамәлгә ашыру буенча 50дән артык чара үткәрергә планлаштыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте. «Бу - парламент комитетларының киңәйтелгән утырышларын, шул исәптән күчмә утырышларын үткәрү, түгәрәк өстәлләр уздыру, алар барышында куелган бурычларны хәл итүне законнар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр эшләү... Читать дальше...

Владимир мөселманнары Җәмигъ мәчетендә Мәүлет аен каршылады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Бәйрәм чарасында Владимир өлкәсе Диния нәзарәте рәисе (Владимир мөхтәсибәте) имам – мөхтәсибе Азат хәзрәт Мөнәвиров, мәчет мәхәлләсе кешеләре, шулай ук кунаклар - Гусь-Хрустальный (Владимир өлкәсе) шәһәре имамы Шамил хәзрәт Магомәдхәбибов һәм Кольчугино шәһәре имамы Гаҗи хәзрәт Сапарчаев катнашты.... Читать дальше...

КФУ профессоры бу атнада Казанда кар яумаячагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Синоптиклар бу атнада Татарстанда беренче кар явуы турында кисәткән иде. Әмма Казанда якын көннәрдә температура режимы нормадан югарырак булачак, шуңа күрә кышның вакытыннан алда килүеннән куркырга кирәкми. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Бу атнада иң салкын төн чәршәмбедән пәнҗешәмбегә туры килүе көтелә... Читать дальше...

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасының электрон нөсхәсе Интернетта чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре киләсе ел башында Интернетта иркен кулланылышта булачак. «Әлеге проект 2022 ел өчен әзерләнде. Шуңа күрә без әлеге нөсхәне киләсе ел башында ачык кулланылышка урнаштырырга ниятлибез. Бәлки, бу нөсхә белән эшләргә теләүче профессионаллар яисә газета, китап чыгарганда, кулланырга теләүчеләр булыр», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Алар: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ир-атлар; 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызлар. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 18 октябрьгә республикада коронавирустан 866 үлем очрагы теркәлгән.



«Татар-информ» корреспонденты «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Каз өмәсе» татар йоласы фотосы «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» VII Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүче булды. Фотоны «Татар-информ» фотокорреспонденты Владимир Васильев төшерде. Ул «Иң яхшы фото» номинациясендә беренче урынны алды, дип хәбәр итә «Татмедиа» матбугат хезмәте. Конкурс «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы буенча үткәрелә. Быел аңа Россиянең 31 төбәгеннән 544 эш керде. Гомуми премия фонды 382 500 сум тәшкил итә. Читать дальше...

Путин Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә өченче бала өчен миллион сум түләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче гаиләләргә өченче яки аннан соң тугын бала өчен бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Ул хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр әлеге бер тапкыр бирелә торган социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты. Акчаны Ерак Көнчыгыш федераль округында ЗАГС органнарында бала тууны теркәгән гаиләләр ала алачак. Акчаны регионда торак сатып алуга яки аны төзүгә киткән чыгымнарны түләүгә юнәлдерергә мөмкин була. Читать дальше...

Эстониядә «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Эстониядә ай саен чыгып килә торган «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу Европада татар телендә чыга һәм җәмәгать тәртибендә эшли торган бердәнбер радиотапшыру. Болар барысы да аның алыштыргысыз авторы һәм алып баручы Фәүзия Һадиуллина ярдәме белән мөмкин булды. Фәүзия Һадиуллина үзенең ватандашлары, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавын кабул итеп алды, делә хәбәрдә. Чарада катнашучылар... Читать дальше...

Алмаз Нургалиев «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерүләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерелә. «Шушы арада фильмның дүртенче сериясе төшерелә», — диде кинорежиссер Алмаз Нургалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фильмның бюджетын төгәл әйтә алмаса да, ул фильмны төшерүдә «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 350 мең сумлык гранты да кулланылуын әйтте. «Бу ислам динендә, татар милләтендә бала тәрбияләү тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге тәҗрибәне дә кертеп эшләнелә торган тәрбияви фильм. Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Фәрит Хәммәдиев вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 16 октябрендә 86нчы яшендә хезмәт ветераны, СССРның мактаулы нефтьчесе, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе Хәммәдиев Фәрит Муллагали улы вафат булды. Фәрит Хәммәдиев хезмәт эшчәнлеген 1959 елда «Татнефтегазразведка» трестының разведка бораулау конторасында башлый. 1965 елда «Татнефтегеофизика» трестының партоешма секретаре, 1966 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты нефть һәм химия сәнәгате бүлеге инструкторы, аннары бүлек мөдире урынбасары итеп билгеләнә. Читать дальше...

Инфекционист: Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар. Бу хакта профессор, медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист Николай Малышев хәбәр итз, дип яза РИА Новости. «Сирәк, әмма инде үлем очраклары да бар», - диде ул. Яшүсмерләрдә ковидны профилактикалау өчен "Гам-КОВИД-Вак-М" вакцинасы кулланылачак. Препарат теркәлгән очракта прививка ясату-ясатмау ирекле булачак. Аны ата-аналар яки законлы вәкилләр ризалыгы белән ясаячаклар, ди ведомство башлыгы ярдәмчесе Алексей Кузнецов.

Илдар Ягъфәров: Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында кино турында сөйләшү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кинорежиссер, ТР кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, кино турында сөйләшү өчен, Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында түгәрәк өстәлләр оештырырга кирәк дип саный. Ул Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинның татар кинематографиясенә бюджетта акча күбрәк каралырга тиеш һәм Башкортстанда бу мәсьәләгә җитдирәк карыйлар, дигән фикерләре белән килешә. «Без Башкортстаннан алдарак барырга тиеш, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

2022 елда Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар кертү турында әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости. Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта итеп, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада - аны аерым очракларда, әйтик, алкоголь сатып алганда кулланырга мөмкин, тәкъдим ителәчәк. «Мин киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта үзара бәйле ике төрдәге яңа паспортны бирә алырбыз дип өметләнәм»... Читать дальше...

Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алуны узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә халык санын алуны узган. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы саннарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкеталарны 2 млн 36 мең кеше тутырган, алар үзләрен һәм үз гаилә әгъзаларын - барысы 5 млн кеше яздырган», — диделәр ведомствода. Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 2021 елның 14 ноябрендә төгәлләнәчәк... Читать дальше...

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар. Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу Татарстан Язучылар берлегендә үтте. «Безнең әдәби конкурска Татарстаннан язучылар катнашмый. Бер әсәр дә килгәне юк», — диде ул язучыларны Сергей Михалков исемендәге әдәби конкурска катнашырга чакырып. Конкурска рус телендә әсәрләр кабул ителә. Людмила Чижова балалар әдәбияты конкурсына... Читать дальше...

Алмаз Нургалиев «Җиде утрау арасында» фильмын тамашачы ничек кабул иткәнен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Җиде утрау арасында» фильмының авторы, режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачыга тәэсире турында әйтте. «Бу фильм үзебезнең татарлар гына түгел, башкалар да кабул итәр дәрәҗәдә килеп чыкты дигән тәэсир туды», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул әлеге фильм мөселман кинофестивалендә, Саратовта күрсәтелгәнен, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Дүртөйле, Оренбург якларына да барганнарын әйтте. «Безгә төрле төбәктә яшәүчеләр ничек кабул итәр ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала





Персональные новости
Мир

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»





Илдар Ягъфәров: Татар документаль фильмының үз тамашачысы барлыкка килергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров кинорежиссер Алмаз Нургалиев төшергән «Җиде утрау арасында» фильмына үз бәясен бирде һәм документаль кино турында фикерен белдерде. "Татар документаль фильмының үз тамашачысы барлыкка килергә тиеш", - диде. «Бу фильмда Алмаз чын документалист буларак ачылды. Ул моны заказ буенча эшләми, бу идеягә үзе килгән. Документалист өчен бу иң мөһиме. Дөресен әйткәндә, документаль кино төшерүчеләр... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык санын алуга җаваплы каравыгызны сорыйм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга халык санын алуда катнашырга чакырды. Бу хакта ул журналистларга республика парламенты Президиумы утырышыннан соң белдерде. «Хөрмәтле татарстанлылар, халык санын алуга җаваплы каравыгызны сорыйм. Бу мәсьәләдә җитди караш булырга тиеш. Алга таба әзерләнәчәк федераль һәм республика программаларын формалаштыруга дөрес якын килү һәркемнең катнашуына бәйле булачак», - диде Дәүләт Советы Рәисе. Читать дальше...

Түбән Кама районы Советы аппараты җитәкчесе үз вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Узган атна ахырында Артур Сафин Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе вазифасыннан китте. Аның китүе турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин хәбәр итте. «Кызганыч, без бергә эшләргә өлгермәдек. Карар мин килгәнче үк кабул ителгән. Әмма мин Артур Рафис улына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең киләчәк эшчәнлегегез безнеке белән тыгыз бәйләнештә... Читать дальше...

«Тәртип» радиосында «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгеннән «Тәртип» радиосында турыдан-туры эфирда яңа «Хәерле кич, Татарстан!» тапшыруы чыга башлый. Аны радионың продюсеры Айваз Садыйров һәм PR белгече Айсылу Лерон алып бара. «Радиобызда иртән генә түгел, ә һәр кичнең дә үз тапшыруы булачак, Алла боерса. Тыңлаучыларыбыз белеп торсын. Халык белән араны якынайту һәм шактый сорауларга җавап табу, рәхәтләнеп фикерләшү өчен бер дигән мөмкинлек булачак дим уйлыйм», — диде «Тәртип» радиосының баш... Читать дальше...

ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче укылышта 2022 ел бюджетын караячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 25 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта караячак. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды. «Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә мөһим, әмма Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган бюджет турындагы закон проекты – иң әһәмиятлесе. Аның хакында барлык комитетларда... Читать дальше...

Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус эшләнгән «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды. Электрон нөсхәләр флешкага йөкләтелгән, флешка, үз чиратында, элеккеге Коръән тышлыгы төшерелгән махсус тартмага урнаштырылган. «Казан басма» компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасының электрон нөсхәләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Төркиянең... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Ставропольцы провели мастер-класс на ВДНХ по изготовлению сувениров из одежды





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Автопробег «Огонь Памяти» стартовал у Музея Победы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net