Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче укылышта 2022 ел бюджетын караячак

0

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 25 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта караячак. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды. «Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә мөһим, әмма Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган бюджет турындагы закон проекты – иң әһәмиятлесе. Аның хакында барлык комитетларда, муниципалитетлар белән видеоэлемтә буенча, парламент тыңлауларында фикер алыштылар», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы «2022 ел бюджетының гади түгеллеген, әмма реаль булуын» билгеләп үтте. Әлегә бюджет дефициты 11 миллиард сум тәшкил итә. «Без уй-ниятләрне гамәлгә ашыру юнәлешендә актив рәвештә эшлибез һәм бу дефицитны бетерербез дип өметләнәм. Икенче яктан, без барлык федераль программалар һәм проектларда да катнашырга ниятлибез, алар шулай ук Татарстан бюджетының керемнәр өлешенә өстәмә акчалар китерәчәк. Депутатларда һәрвакытта да бюджетка бәйле рәвештә күп кенә сораулар туа», - дип сүзен дәвам итте ул. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, бюджет проектында республика Президенты Дәүләт Советына үзенең еллык юлламасында билгеләгән барлык максатлар һәм бурычлар да исәпкә алынырга тиеш. Парламент секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, алда торган утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, депутатлар шулар арасындагы тугыз закон проектын беренче укылышта караячак. Әйтик, депутатлар беренче укылышта алар тарафыннан ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын, шулай ук түбәндәге законнарны («Оешмалар милкенә салым турында», «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек хакында», «Мәгариф турында», «Татарстан Республикасында халыкның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру хакында», «Социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ инвалидлар һзм гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында») тикшерәчәк. Моннан тыш, өч комитетның (законлылык һәм хокук тәртибе; социаль сәясәт һәм экология; табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте) эшчәнлек юнәлешенә кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителгән. Парламентарийлар шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның (алар Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды) вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә хакында да фикер алышачак. «Алар Дәүләт Советына Татарстан парламенты депутатлары вәкаләтләрен вакытыннан алда өсләреннән төшерү турында гариза тапшырды. Шуңа бәйле рәвештә, көн тәртибенә өч оештыру мәсьәләсе (депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында, аерым комитетлар һәм комиссияләр составына үзгәрешләр кертү хакында, президиум составына үзгәрешләр кертү турында) кертелде», - дип искәртте Лилия Маврина. Утырышта депутатлар Татарстан таможнясы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тыңлаячак һәм дүрт федераль закон проекты хакында фикер алышачак.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


Спорт в России и мире
Москва

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Удмуртия не вошла в число регионов, утвердивших планы адаптации к изменениям климата





Путин в России и мире
Москва

Президент России утвердил Основы государственной политики РФ в области исторического просвещения: комментарий экспертов Президентской академии в СЗФО


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Блинкен и Зеленский обсудят ситуацию на фронте и обязательства США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бато Багдаев

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия



Москва

Жители Тверской области пережили сильнейший в истории геомагнитный шторм

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net