Арчада яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлады
(Арча, 17 октябрь, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Бүген Арча районы Мәдәният йортында үзбәк кардәшләр үз Президентларын сайлауда катнашты. Районда сайлау хокукы булган Үзбәкстан Республикасының 92 гражданы яши. Алар өчен бүген республика җитәкчесен сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Район Мәдәният йорты фойесында иртәнге 8 дән 11 сәгатькә кадәр күчмә сайлау участогы эшләде. Биредә гадәттәге участоктагы кебек үк, сайлау кабиналары, кандидатлар турында мәгълүматлар язылган стенд та куелган иде. Читать дальше...