Әгерҗе районының Девятерня авылында спорт мәйданчыгы ачылды
(Әгерҗе, 16 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗенең Девятерня мәктәбе территориясендә Республика программасы кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул волейбол һәм баскетбол уйнар өчен җиһазландырылган. Тантанада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм башка кунаклар катнаштылар. Әлеге спорт мәйданчыгын сафка бастырган «СтройГрад» оешмасы исеменә күп кенә рәхмәт сүзләре җиткерелде. «Иң зур теләк — спорт мәйданчыгы буш тормасын. Читать дальше...