Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 03.10.2021

Балтачта яшәүче 74 яшьлек бабай илле мәртәбә гер күтәрде

Tatar-inform.tatar 

(Балтач, 3 октябрь, «Татар-информ», « Хезмәт », Гөлзада Газизуллина). Балтач районы күләмендә ГТО тапшырган көнне очраклы рәвештә генә Яңгулдан Җәвит Мәҗитов белән таныштык. Гап-гади авыл агасының 50 мәртәбә гер күтәрүе күпләрне сокландырды ул көнне. Яшьлегендә Кировоград шәһәрендә яшәп, металлург заводында эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран 25 ел элек әтисенең туган авылы Яңгулга кайтып төпләнә. 74 яшьлек ветеранның бүген дә спортны үз итүе, үз җирлеге өчен җан атып, ярышларда катнашуы мактауга лаек.

Алабугада Мирза Мәхмүтов мирасына багышланган конференция булды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 3 октябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 27-28 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында «VIII Мәхмүтов укулары. Төбәк һөнәри белем бирү системасын Европа киңлегенә интеграцияләү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция уникаль кешенең иҗади мирасына һәм идеяләрен үстерүгә, педагог, белем бирүне оештыручы, көнчыгыш фәннәрен өйрәнүче, Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы Мирза Мәхмүтовка багышланды. Монда Россиядән, шулай ук башка илләрдән — Австрия... Читать дальше...

«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Уфа кунакларын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасын 2:0 исәбенә җиңде. Әлеге күрше республика командалары арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип йөртәләр, бу ике команданың да уен формаларында яшел төс булуына бәйле. «Ак Барс»ның төсе яшел булса да, бүген Казан командасы карадан, нефть төсеннән иде, чөнки бу махсус ял көннәрендә киелә торган ретроформа.  Сезондагы беренче «Яшел дерби» Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Читать дальше...



Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары »). Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты — Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе юбилеен билгеләп үтә. 1991 елда республикабызда милли күтәрелеш елларында Зәй шәһәрендә татар гимназиясе ачылды. 400 елга якын тарихы булган Зәй шәһәрендә беренче милли уку йорты ачылган көннән 30 ел вакыт узган. Гимназиянең беренче директоры итеп Габденур Зиннур улы Дәүләтшин билгеләнә. 1992 елда гимназия шәһәр үзәгендә урнашкан бинага күчә. Укытучылар коллективы тирән белемле... Читать дальше...

Мария Голованова: Миндәге табигыйлык җиңүгә китергәндер дип уйлыйм

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан укытучысы Мария Голованова үзенең табигыйлыгы җиңүгә китергәндер дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Бүген Ростов на Дону дәүләт музыкаль театрында «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең биш призеры игълан ителде. Тантаналы чарада РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, бәйгенең Зур Жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий катнашты.  «Минем табигыйлык... Читать дальше...

Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиядә мәктәпләрнең карантинга ябылуы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә мәктәпләрнең 0,1 проценты карантинга ябылды. Шуңа күрә әлегә локдаун кертү тәкъдим ителми. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бездә теге яки бу сәбәпләр буенча мәктәпләрнең 0,1 проценттан да кимрәге карантинга ябылган. Без мәктәпләрне ябуны күздә тотмыйбыз, катлаулы вазгыять булган очракта гына бу карар кабул ителергә мөмкин», — диде министр.

Кабул шәһәрендә мәчет янында шартлау булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Әфганстан башкаласында мәчет янында шартлауда унике кеше үлгән, 32 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Кари Сәет Хости сүзләренчә, бу хәл белән бәйле рәвештә, өч кешене тоткарлаганнар.

Төбәкләргә укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә контроль эшләрне системалаштырырга һәм укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметергә киңәш итте, дип белдерде Сергей Кравцов. Төбәкләр башлыкларына тәкъдимнәр җибәрелгән. «Мин төбәк җитәкчеләре исеменә язылган хатны имзаладым, анда без контроль эшләрне системага салырга кирәк дигән катгый тәкъдимнәр бирдек», — дип ведомство башлыгы Сергей Кравцовның сүзләрен китерә ТАСС. — Шулай ук министрлык кәгазь журнал алып барылса... Читать дальше...



Россиядә биш елда көллиятләргә кабул итү 160 мең кешегә арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге укучылар арасында урта һөнәри белем алу популярлашты. Бу хакта Россия көллиятендә кабул итү кампаниясенең беренче этабы нәтиҗәләреннән күренә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. «Соңгы елларда урта һөнәри белем бирү программалары буенча кабул итү шактый артты, хәзер бу сан — 1 миллион 200 мең кеше», — дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин. Көллиятләр... Читать дальше...

Галимнәр коронавирусның мутацияләнү сәбәбен ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре коронавирусның мутацияләнү сәбәбен ачыклый алганнар. Алар фикеренчә, бу һава-тамчы юлы белән нәтиҗәлерәк таралу мөмкинлеге белән бәйле. Шулай итеп, коронавирус тагын да куркынычрак булу һәм кеше организмына ышанычлырак эләгү өчен үзгәрә. АКШның Аллергия һәм йогышлы авырулар илкүләм институты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта The New York Times чыганагына сылтама белән «Российская газета» яза. SARS-CoV2 мутациясенең сәбәбен ачыклау өчен... Читать дальше...

Тел белгече: Сөйләмнәрнең күптөрлелеге татар теленең байлыгын күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров фикеренчә, диалектларның күп булуы татар теленең байлыгын күрсәтә. «Диалектология дигән фән бар, бу — галимнәр өйрәнә торган әйбер. Әмма аерым төркемнәр аны фәнни яссылыктан алып, башка яссылыкка чыгарып, үз файдаларына кулланалар. Русларда да бар диалектлар. Әмма берәү дә аларны бүлми. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда 71 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «20 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда (24) һәм Чаллыда (16) теркәлгән. Районнар арасында антирейтингта Түбән Кама лидерлык итә, анда 6 кеше ковид йоктырган. Тукай районында 4 кеше... Читать дальше...

Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры исемлегенә эләкте

Tatar-inform.tatar 

(Ростов, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры билгеле. Аларны Ростов на Дону дәүләт музыкаль театрында узган тантаналы чарада игълан иттеләр. Казан укытучысы Мария Голованова шушы исемлектә. Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы булып эшли.  Биш призер исемлегендә, шулай ук, Капцовлар исемендәге 1520 нче мәктәпнең физика укытучысы Артём Барат (Мәскәү), Төмән шәһәре 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева (Төмән өлкәсе)... Читать дальше...

Тверь татарлары өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тараткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ветераннарга азык-төлек җыелмалары тараткан. «Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрь һәм 1 октябрь көнне ветераннарга азык-төлек җыелмалары өләштек. Акцияне ел саен уздырабыз. Быел утыздан артык җыелма тараттык», — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә . Җыелмага сыек май, чәй, шикәр комы, токмач, куертылган сөт, көрпәләр, он, кондитер әйберләре салынган. Азык-төлек җыелмаларын тарату ... Читать дальше...

Чаллыда сугыш ветераны коронавирустан кабат прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 91 яшьлек Лидия Красноперова улы Александр белән ревакцинция өчен 7нче поликлиникага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта медицина учреждениесенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә. Лидия Красноперова бу юлы да прививка ясату карарын үзе кабул итте һәм улын да үгетләгән. Табиблар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә хатын-кыз поликлиника коридорлары буйлап иркен хәрәкәт итә һәм сумкасын да үзе тоткан. Улының... Читать дальше...

Россия ковидтан үлем очраклары буенча антирекордны яңартты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 890 пациент үлгән. Бу пандемия вакытында иң зур күрсәткеч. Коронавируска каршы көрәш оператив штабында хәбәр итүләренчә, аерым алганда, Мәскәүдә бер тәүлектә 65 кеше, Санкт-Петербургта 59 кеше, Свердловскида 46 кеше ковид корбаны булган. Узган тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 25 769 очрагы ачыкланган. 2 гыйнвардан бирле бу иң зур күрсәткеч. Авыручыларның иң күп өлеше Мәскәү (4294), Санкт-Петербург (2463) һәм Мәскәү өлкәсенә (1646) туры килгән. Читать дальше...

Татарстан өлешчеләре бурычны түләү буенча кичектереп түләүдән файдалана алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өлешләп түләү төзелешендә катнашучыларның кичектереп түләү мөмкинлеге бар. Мондый карарны Татарстан өлешчеләренә ярдәм итү фонды советы утырышында катнашучылар кабул итте. «Төзелештә катнашучыларның мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан өлешчеләренә бурычларны кичектереп түләү мөмкинлеге белән ярдәм итү карары кабул ителде», — дип сөйләде фонд җитәкчесе Иван Новиков. Әгәр өлешченең 90 мең сумнан артык күләмдәге гомуми бурычы бар икән... Читать дальше...

Айдар Метшин Түбән Кама мэры вазифасыннан киткәндә Макаревичның җырын башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама мэры урыныннан китү сәбәпле, «озату» чарасында җыр башкарган. Видеоязма социаль челтәрләрдә шәхси чыганакларда чыкты. Шәһәр башлыгы Андрей Макаревичның «Наш дом» җырын башкарды. Аңарда символик сүзләр яңгырый: «Бергә булган еллар өчен, рәхмәт сезгә, дуслар». Экранда Метшинның мэр вазифасында 15 ел эчендә ирешкән казанышлары белән слайдлар күрсәтелә. 12 октябрьдә Россия Дәүләт Думасының беренче утырышы узачак... Читать дальше...

«Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы: Дәресне эпиграфтан башлау кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Коми укытучысы дәресне эпиграфтан башларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Коллегалар чыгышын тыңлап, шундый нәтиҗәгә килдем: дәрес башында эпиграф алымын кулланырга кирәк. Элек шулай эшли идем, аннары никтер оныттым бу алымны. Ул укучыларга бик яхшы тәэсир итә, дәрес мәгънәле лирик чигенештән башласаң, яхшырак ул. Һичшиксез, өйгә кайтам да... Читать дальше...


Музыкальные новости
Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил





Персональные новости
Спартак

Тренер "Спартака" Слишкович заявил, что доволен ничейной игрой против ЦСКА





Белгеч ковид белән гриппны болай гына аерып булмавы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Эпидемиолог Александр Горелов кешедә грипп яки ковид булуын болай гына аерып булмавын искәртте. Коронавирус сезонлы вируслы авыруларга охшап мутацияләнә. Хәзер SARS-CoV-2 диагнозы расланган пациентлар көчле томауга зарлана, элек алай булмаган. Бу хакта фельдшерлар профсоюзы башлыгы Дмитрий Беляков сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Чынлыкта, ковид аның турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле сыйфатларга ия түгел. Ковидтан аермалы буларак... Читать дальше...

Мария Голованова: Җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаганда курку тоймыйм

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы, 15 лауреат исемлегенә кергән Казан укытучысы Мария Голованова җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаганда курку тоймаганын әйтте. Бәйгенең Ростов дәүләт музыкаль театр сәхнәсендә узган мастер-класс сынавыннан соң, ул «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты. «Миңа кеше алдына чыкканда, махсус аерым әзерлек кирәкми. Чыгам да, шул гел гадәттәгечә эшли торган эшемне эшлим. Мастер-классны ничек алып барсам... Читать дальше...

Төнлә Казанда ут капкан машина янындагы өч автомобильгә зыян килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Төнге сәгать өчтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Казанның Лаврентьев урамында Toyota автомобиле януы турында хәбәр килә. «Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, берничә минуттан махсус хезмәтләр килеп, 6 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Ут капкан машина янында торган ике BMW һәм Nissan автомобильләренә дә зыян килгән. Янгында имгәнүчеләр юк. Янгын... Читать дальше...

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Петербург самолеты Казан аэропортына төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнге сәгать өченче яртыда Санкт-Петербургтан Кыргызстанның Ош шәһәренә оча торган самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Борттагы бер пассажирның хәле начарланган. «04:28 сәгатьтә борт маршрут буенча рейсын дәвам иткән. Пассажирны Казан шәһәре хастаханәсенә урнаштырганнар», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан» Халыкара аэпорты матбугат-секретарь Гадел Гатауллин.

Белгеч коронавирусның төп симптомының юкка чыгуы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируслы кайбер пациентларның ис сизүе югалмый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев сүзләренчә, бу симптом «дельта» штаммасы барлыкка килү белән ешрак югала башлаган һәм хәзер аны төп, бигрәк тә беренче билге дип санарга ярамый. Кайбер очракларда ул авыру башланганнан соң 10 көн узгач барлыкка килә. «Аны көтәргә кирәкми, авыруның беренче көннәреннән үк дифференциацияләргә кирәк. Читать дальше...

Белгеч балалар пособие түләүләре артуы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Балалар һәм ана пособиеләре билгеле күләмдә билгеләнә. Аларның күбесе, мисал өчен, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр минималь хезмәт хакы күләменә бәйле һәм февральдә индексацияләнә.  РИА Новости Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, минималь хезмәт хакы күләме агымдагы елның гыйнварыннан 12 792 сумга кадәр артты. 2022 елдан ул 13 617 сум тәшкил итәчәк. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черноморья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде



Москва

«Дорога в будущее»: 50 лет назад на строительство БАМа отправился первый комсомольский отряд

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net