Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре командасы волейбол ярышында җиңде
(Чүпрәле, 30 октябрь, « Туган як », Гөлия Фәизова). 28-29 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (3 төркем) Спартакиада ярышлары узды. Ярышларда 15 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Чүпрәле районы командасы алды. Команда составында район башлыгы Марат Гафаров та уйнады. 2 урынны Чирмешән районы, 3 урынны Әтнә районы командалары яулады. Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм Татарстан... Читать дальше...