Милли китапханәнең эш тәртибенә үзгәрешләр кертелә
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән Татарстан Милли китапханәсенең эш тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Китапханәнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр китапханә гадәти тәртиптә эшли: кергәндә температураны үлчәү һәм битлекләр кию мәҗбүри. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр китапханәдә чаралар узмаячак. 15 ноябрьдән башлап китапханәгә Covid-19дан вакцинация узу сертификатының QR-коды буенча гына кереп була. Битлекләр кию мәҗбүри булып кала, диелә хәбәрдә.