Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 07.10.2021

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов «Ел мастеры» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак. «Данис Миннигалләмов «Ел мастеры» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Финалда катнашучылар-производствога өйрәтү осталары, өч елдан да ким булмаган педагогик эш стажы булган, конкурсның төбәк этабында җиңүче булган укытучылар», - дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат... Читать дальше...

Татарстан мөфтие Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар халкында Аллаһының сөекле илчесе Мөхәммәднең ﷺ Мәүлиден үткәрү — иң күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әлеге гадәт иманнарны ныгыта, күңелләрне пакьлый, динебезнең матур кыйммәтләрен тарата, милләтебезне үзенең рухи асылына кайтара», ди мөфти. Шатлыклы Мәүлид көннәрендә догаларыбыз кабул булсын, диелә хәбәрдә.

Мамадыш районы Уразбахты авылы турында китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Вәрис Галинең «Мең тамырлы Уразбахты» исемле яңа китабы басылып чыкты. ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Уразбахты авылы тарихы, географиясе, топонимикасы һәм кешеләре турында. Бүгенге көндә әлеге китап русчага тәрҗемә ителә.



«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасына җиңелде.  Уен исәбе — 1:3. Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уздган матчны карарга Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да килгән иде. Беренче периодта ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик исәп периодның соңгы минутында гына ачылды. Беренче алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий кертте (1:0). Икенче периодта ике алка керде, барысы да «Ак Барс» капкасына. Читать дальше...

Гамалея үзәге: өлкәннәрдә «Спутник V» прививкасына тискәре реакцияләр ике тапкырга аз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Яшьләргә караганда, өлкәннәрдә «Спутник V» вакцинасыннан көтелмәгән нәтиҗәләр сирәгрәк очрый. «Яшьрәк кешеләргә караганда, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә көтелмәгән күренешләр ике тапкырга диярлек азрак очрый», — диде Гамалея исемендәге фәнни үзәкнең Вирусология институты лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Инна Должикова. Аның сүзләренчә, «Спутник V» вакцинасын яхшы җиңел кичерә, тикшеренүләр вакытында прививка белән бәйле җитди нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Читать дальше...

Иртән Татарстанда томан булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне төнлә һәм иртән Татарстанда томан булачак. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Хәзер республикада һава температурасы нормадан ике-өч градуска түбән. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә вазгыять үзгәрмәячәк. Шулай итеп, 8 һәм 9 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында томан булачак. Күз күреме начарлана. Төнлә температура -6...0 градус, көндез 9...14 градуска кадәр күтәреләчәк.  10 октябрьдә болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Читать дальше...

Россия Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының махсус статусына ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының Икътисади һәм социаль советы каршында махсус консультатив статус алды. «Без комитетка мондый уңай карар кабул иткәне өчен рәхмәтле. Россиядәге хөкүмәтнеке булмаган тагын бер оешма, ягъни, Диния нәзарәте бу югары статуска ия булды. Ул төрле утырышларда катнашырга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде мөфтият рәисе Әлбир Крганов. РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар БМОның хөкүмәтнеке булмаган оешмалар... Читать дальше...

Россиядә азык-төлеккә бәяләр кинәт артмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илдә азык-төлеккә бәянең кисәк артуына шартлар күрми. «Бүген бәяләрнең кисәк кенә артуына бернинди дә шартлар күрмибез. Әйе, кыяр-помидорларга бәя арта, ләкин алар сезонлы ризык», — диде Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов. «Ачык туфракта үскән яшелчәләр беткәч, җитештерүчеләр кыяр-помидорларны теплицада, ябык грунтта үстерә башлый. Анда, әлбәттә, чыгымнар күбрәк, шуңа күрә кибеттәге бәяләре дә югарырак була. Читать дальше...



Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада барлыгы 781 кеше ковидтан үлде. «Үлем сәбәпләре аутопсия нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан 1941, 1946 һәм 1953 елгы өч ир-ат, 1940, 1944, 1949 һәм 1971 елгы дүрт хатын-кыз вафат булган.

Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть»ның цифрлы трансформация үзәген карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» җәмгыятенең «Цифергауз» цифрлы трансформациясе үзәгендә булды. Республика Хөкүмәте һәм нефть компаниясе арасында килешү дә имзаланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.  «Цифергауз» «Газпром нефть» җәмгыятенең 300дән күбрәк хезмәткәрен берләштерә. Монда пилотсыз авиация системалары, робототехника, 3D-печать, AR/VR, видеоаналитика, сәнәгать интернеты буенча лабораторияләр урнашкан. Читать дальше...

Президентның Дәүләт Советына юлламасын «Рәсми Татарстан» сайты онлайн күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына Юлламасы «Рәсми Татарстан» сайтында онлайн күрсәтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә республика парламенты утырышында Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә. Чара Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, 10:00 сәгатьтә башланачак, диелә хәбәрдә.

12 октябрьдән Башкортстанда шәхси мәдәният оешмаларына белешмә белән генә кертәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда вакцинация узмаган кешеләр өчен чикләү чаралары кертү дәвам итә. Республика башлыгы Радий Хәбиров указы буенча, 12 октябрьдән шәхси милектә булган музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларда, концерт залларына, мәдәният йортларына керү өчен вакцина ясату яки алты ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмә кирәк булачак, дип яза «Башинформ» . Шушы ук чикләү чаралары дәүләт һәм муниципаль мәдәният оешмалары өчен 4 октябрьдә үк гамәлгә кертелгән иде. Читать дальше...

11 октябрьдән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы чикләүләрне катгыйландыралар. Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Кызганыч, эпидемиологик вазгыять яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күреп торасыз, халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә», — диде Лилия Галимова. 11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак... Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган симптомнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган синдром билгеләрен атады. Белгечләр мәгълүматына караганда, озакка сузылган коронавирустан соң яки ковидтан соңгы синдромнан пациентларның 10-20 проценты интегә. Авыру коронавирус йоктырып якынча 3 ай узганнан соң үзен сиздерә һәм ике ай чамасы дәвам итә. шул ук вакытта, кискен фазалар һәм хәл яхшыру берничә мәртәбә алмашынырга мөмкин. Табиблар әйтүенчә, хәл бетү, тын кысылу, шулай ук когнитив дисфункцияләр... Читать дальше...

Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев бүген 69 яшендә вафат булды. Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Гомер буе Татарстанның көч структураларында эшли. Ул сак, психологик хезмәт, хөкем ителгәннәр белән тәрбия... Читать дальше...

Миңнеханов: Цифрлаштыру — газ-мотор базары үсешенең перспективалы юнәлешләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Табигый газ — Россия төбәкләренең тотрыклы үсеше өчен мотор ягулыгы» пленар утырышында катнашты. Чара «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков рәислегендә узды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, цифрлаштыру газ-мотор базарын үстерүдә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул бүгенге көндә республикада газ-мотор базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру проектының тормышка ашырылуын әйтте, дип хәбәр итте... Читать дальше...

Миңнеханов балаларны мәҗбүриләп дингә тартуны тыя торган закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыюга бәйле. «Кече яшьтәге балаларны дини берләшмәләргә тарту, шулай ук аларны ирексезләп яки әти-әниләренең рөхсәтеннән башка аларга дин укыту тыела», — дип язылган Президентның рәсми порталында чыккан документта. Моннан тыш, «Россиядә яшәүләре хупланмый» дигән карар кабул ителгән чит ил кешеләре... Читать дальше...

Суд Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Басман суды Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты, дип хәбәр итә РИА Новости. «Суд Галәвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайту ходатайствосын хуплады», — дип сөйләде судның матбугат сәркатибе Ирина Софинская. Июньдә Илназ Галәвиевне комплекслы психология-психиатрия экспертизасы уздыру өчен Мәскәүгә Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр иде.

Суд Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды Татарстан Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды. Җинаятьтә барлыгы биш кеше катнашкан, аларның берсе — Руслан Нургалиев. Бүген аңа җәза билгеләделәр. Егет үзенең гаебен таныды, яшәгән урыныннан китмәү турында рөхсәт бирүләрен үтенде. Бүген тикшерү аны ике айга сак астына алу турында ходатайство ясады. Прокуратура әлеге ходатайствоны хуплады. Суд Руслан Нургалиевны 4 декабрьгә кадәр СИЗОГа җибәрде. Казанда Тикшерү комитеты бүлеген узган ялларда таладылар. Читать дальше...


Музыкальные новости
Вячеслав Бутусов

Удачные выходные в Воронеже: Вячеслав Бутусов, выставка «Агитпоезд» и экскурсия «Мир! Труд! Май!»





Персональные новости
Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM





Татарстан табиблары күзенә сөяк кергән кызны коткарып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлеге бәхетсезлек очрагы апалы-сеңелле ике кыз уйнаганда килеп чыккан. Сеңлесе шаярып апасына тавык сөяге ыргыта, ә аның очлы ягы баланың күзенә кадала. Кыз сөякне үзе тартып ала һәм күз алмасына баса, шуның аркасында күзнең структурасына тулысынча зыян килә. «Бу җәрәхәт бик җитди, пациентның күз алмасын саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәштек. Үткен предмет күзнең мөгезкатлавын һәм склерын бик нык яралаган иде», — дип сөйләде табиб-офтальмолог Илнур Зимнуров. Читать дальше...

Россиядә ел башыннан бирле коронавирусның максималь тәүлеклек үсеше ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирусның 27 550 яңа очрагы ачыкланган. Бу ел башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Оператив штаб хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр 1 гыйнварда 27 меңнән күбрәк очрак теркәлгән булган. Бу көнне 27 039 кеше авырган, ә 2020 елның 31 декабрендә 27 747 кеше авыру йоктырган булган, дип хәбәр итә РИА Новости. Алдарак 25 133 кешенең вирус йоктыруы хәбәр ителгән иде. Үсеш темпы 0,33 проценттан 0,36га арткан. 924 кеше вафат булган, 20 300 кеше дәваланып беткән. Читать дальше...

Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунаклары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Россия буйлап сәяхәт» проекты кунакларын һәм оештыручыларын сәламләде. Монда Россиядәге берничә төбәк, шул исәптән Татарстан да милли аш-суларын тәкъдим итә. Равил Әхмәтшин татар аш-суларының илдә генә түгел, ә дөньяда да танылган булуын әйтте. Татарстанда уза торган халыкара ярышларда катнашучылар һәрвакыт республикадагы милли ризыкларның кабатланмас тәме турында әйтә, диде ул. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров 12 октябрьдә Башкортстанда очрашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Петербург газ форумында очрашты. Форумда төшкән фото белән Радий Хәбиров Инстаграмдагы аккаунтында уртаклашты. Рөстәм Миңнеханов 12 октябрьдә Күмертауга барырга җыенуын әйтте. Шулай ук форумда ул Башкортстан стендын карады һәм экспозицияне мактады.

Башкортстанның Каралачык авылы мәктәбенә татар телендәге китаплар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Башкортстанның Федоровка районы Каралачык авылы мәктәбе китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге татар телендәге йөзгә якын китап һәм газета-журналлар тапшырган. «Татар телендә чыккан китаплар, матур әдәбият, „Казан утлары“, „Безнең мирас“, балалар өчен „Сабантуй“ басмалары — барлыгы йөзгә якын китап һәм газета-журналлар тапшырдык. Авылларга, андагы мәктәпләргә һәрдаим барып, татарлар белән күрешеп, аралашып торабыз. Читать дальше...

«Метроэлектротранс» хезмәткәрләренең 92 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренең 92 проценты коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан инде, вакцинация дәвам итә. Предприятиенең матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Билгеләп үтелгәнчә, вакцинация пунктлары һәр депода урнаштырылган, анда хезмәткәрләр эш урынында прививка ясата ала. Нигезле сәбәп булмаган килеш вакцинациядән баш тарткан кешеләрне җитәкчелек эштән читләштерергә мәҗбүр. Коронавирус инфекциясе йоктыруга юл куймау максатыннан трамвай... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи



Москва

«Надо меньше есть!» Певица Ортман раскрыла секрет поддержания хорошей формы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net