Лениногорскиның бер авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл төзелә
(Лениногорск, 29 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» , Розалия Мостафина). Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында зур, изге эшкә — һәйкәл төзүгә тотынганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач, Яңа Шөгердән 116 кеше фронтка, ил азатлыгы өчен китә. Шуларның 56сы — чит җирләрдә ятып кала, 60 кешегә туган ягына кайтырга насыйп була. Яңа Шөгердәге кечкенә генә һәйкәл еллар узу белән искергән, ташлары ишелә башлаган булган. Яңа һәйкәлнең проекты белән хәйрия проектларының инициатив төркеме — «Творцы жизни» кызыксынган. Читать дальше...