Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Кукмарада «Татмедиа» филиалының заманча бинасы ачылды

0
 Кукмарада «Татмедиа» филиалының заманча бинасы ачылды

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген Кукмарада район мәгълүмат үзәгенең яңа офисын ачу тантанасы булды. Биредәге «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара-24» телекомпаниясе, «Кукмара авазы» радиосы һәм «Кукмара-яңалыклар» интернет-порталы капиталь ремонтланган заманча бинада урнаша. Аларны «Татмедиа»ның филиалы — «Кукмара-информ» берләштерде. Мондый карар күптән түгел, 2021 елның маенда, Кукмараның үз телевидениесе формалашуы белән барлыкка килде. Барлык редакцияләрне дә техник җиһазларны монтажлау мөмкинлеге булган бер мәйданчыкта урнаштыру теләге булды. Бу хакта үзәкне ачу тантанасында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев искәртте. «Кукмарада үз телевидениебезне ачу турында „Татмедиа“ Республика агентлыгы белән безнең уртак үтенечебезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Хәзер безнең зур һәм җиһазландырылган телекомпаниябез булуы — бәхет. Ул „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең барлык муниципалитетлардагы филиалларының иң яхшыларының берсендә урнашты. Бу — минем өчен дә, районда яшәүчеләр өчен дә зур горурлык», — диде район җитәкчесе. Ул кешеләргә бер түбә астында урнашкан мәгълүмат үзәгенә килү уңайлырак булачак дип өметләнә. Анда халык өчен, шул исәптән эшмәкәрләр өчен дә, массакүләм мәгълүмат чараларының барысына керү мөмкинлеге булачак. «Бу алар өчен яхшы реклама базасы», — диде Сергей Димитриев.

Әлеге фикерне «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та хуплады. Ул Кукмарада «шәһәр һәм район кешеләре берләшү, гаммәви фикер алышу, диспут өчен урын» барлыкка килүе белән канәгать булуын әйтте. «Иң мөһиме, ниһаять, редакция дә лаеклы шартларда эшли, бирегә кунакларны чакырырга оят түгел. Әлбәттә, без барлык районнарда да шулай булсын дигән бурыч куябыз. Кукмара районы башлыгының тырышлыгы, күпчелек урында аның инициативасы белән бүгенге вакыйга булды», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. Редакция хезмәткәрләренең профессионаллыгы дәрәҗәсен бәяләп, Айдар Сәлимгәрәев укучыларның, тамашачыларның, тыңлаучыларның Кукмара журналистлары хезмәтен лаеклы бәяләвенә игътибар итте. Ул редакцияләрнең үз аудиториясе белән аралашуда шундый ук омтылыш күрсәтәчәгенә, алар шәһәр һәм район халкына кирәк булачагына өметләнүен әйтте.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хезмәт шартларыннан һәм җиһазлардан тыш, квалификацияле кадрлар да кирәк булуы турында сөйләде. «Эш һәрвакытта да техникада гына түгел, кадрларда да. Без стажировка бүләк итәбез. „Татарстан-Яңа гасыр“ һәм республика ДТРК базасында Кукмара телевидениечеләре укый һәм Татарстанның алдынгы журналистлары тәҗрибәсен туплый алачак. Яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Без аларга өйрәнергә булышабыз — безнең остазларыбыз әлеге үзәктә мастер-класслар үткәрәчәк», — дип вәгъдә итте холдинг җитәкчесе.

Коллектив турында сөйләгәндә, ул биредәге җитәкчелекнең районның социаль-икътисади үсешендә тырышлыгы үз җимешләрен бирүен ассызыклады. Бу тормышның барлык өлкәләрендә дә күренә. «Гомуми дәрәҗә Кукмара журналистларының эш дәрәҗәсен дә күтәрә. Бу очракта алар бер-берсен тулыландыра. Басма матбугат чарасы — „Хезмәт даны“ газетасы үзен яхшы яктан күрсәтте, аның тиражы 5 мең данә, бу башка авыл басмаларыныкыннан күбрәк. Кукмара газетасы укучыларны җәлеп итү буенча алдынгы позицияне били», — диде Шамил Садыйков. Ул Кукмараның телевидение һәм радио хезмәткәрләренең дә шундый ук үрләрне яуларга омтылуларын теләде. Ә республика агентлыгы һәм «Татмедиа» холдингы җитәкчелеге алга таба матди-техник базаны ныгытуда ярдәм итәчәк. Кунаклар һәм Кукмара журналистларының хезмәттәшләре мәгълүмат үзәгендә экскурсия вакытында эш өчен уңайлы шартлар тудырылган булуын күрде. Монда телевидение һәм радио студияләре, архив, төбәк журналистикасы музее өчен урын бар. Кабинетларда яңа җиһазлар, төшерү һәм монтажлау җиһазлары, телевидение өчен тапшырулар серверы, аудиостудия урнаштырылган.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике


Спорт в России и мире
Москва

4 современных общественных пространства появятся на севере Москвы в 2024 г


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Песков: погода не является препятствием для проведения парада Победы





Путин в России и мире
Москва

Путин поблагодарил Рахмона за соболезнования в связи с терактом в «Крокусе»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: тактическое ядерное оружие для Москвы и Минска — средство сдерживания




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве налоговая потребовала взыскать долг с Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

Гарик Мартиросян прокомментировал беременность Анны Хилькевич в Comedy Club на ТНТ



Москва

Женщина-водитель и двое детей пострадали в ДТП в Самарской области

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net