Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
(Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Чаллыда юлларны ремонтлауга, шулай ук яңа автотрассалар төзүгә зур игътибар бирелә. Чаллы җиденче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» программасында катнаша. Читать дальше...