Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 11.10.2021

Киров өлкәсендәге «Мирас» ансамбленең 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Малмыж шәһәрендә Киров өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең һәм автономия каршында эшләп килүче «Мирас» ансамбленең 10 еллык юбилейларына багышланган тантаналы кичә узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый... Читать дальше...

Хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләре штраф түләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аерым категория гражданнарга коронавирустан мәҗбүри прививка гамәлгә кертелде. Күмәк коллективта вакцинация 80 процент булуы шарт. Әгәр хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләренә штраф түләргә туры киләчәк. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк. Россия Федерациясе... Читать дальше...

Миңнеханов Дәүләт Советы торак-коммуналь хуҗалык буенча комиссиясе утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты, комиссия җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышын үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, генераль директор, дәүләт корпорациясе — ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе Константин Цицин һәм башкалар катнашты. Читать дальше...



2021 елда футбол буенча Татарстан чемпионатының барлык призерлары ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Узган ял көннәрендә футбол буенча Татарстан чемпионатында соңгы тур матчлары узды. Чемпионат ахырына кадәр бер тур өчен турнирда җиңүче булган Казаннвң «Нәфис» командасы чемпион статусында Бөгелмә шәһәренең «Нефтяник» командасы белән уенда көмеш медаль яулады. 9 нчы минутта уенны хуҗалар 2:0 исәбе белән алып баралар. «Нәфис» һөҗүмчесе Артем Куклев исәбендә бер гол, ул нәтиҗәдә 17 гол белән чемпионатның иң яхшы снайперы булды. Матч казанлылар файдасына 4: 2 исәбе белән тәмамланды. Читать дальше...

QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан вакцинация турында QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, QR-кодның дөреслеге, чыннан да шул кешенеке булуы документ белән тикшереләчәк. «QR-кодны паспорт белән туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр, юкса аны кешеләр бер-берсенә җибәреп кенә ятачак. Паспорт булмаса... Читать дальше...

Песошин: Татарстан бюджетында 2022 елга дәүләт программалары чыгымнары — 91 процент

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елга Татарстан бюджетында дәүләт программалары чыгымнары 91 процент тәшкил итә. Бу хакта республиканың Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында хәбәр итте. «Бюджет, алдагы еллардагы кебек үк, дәүләт программалары чаралары буенча гамәлгә ашырылачак. Дәүләт программалары һәм алар буенча чыгымнар өлеше 91 процент күләмендә планлаштырыла. Программа составында илкүләм проектлар чаралары каралган. Читать дальше...

Рязань өлкәсе Диния нәзарәте Фатыйма Тугеева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә табиб-стоматолог Фатыйма Әхмәт кызы Тугеева 94 яшендә вафат булган. Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешма коллективы хөрмәтле Фатыйма Әхмәт кызының үлеме сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул 1927 елның 18 июнендә Кытайда туган, аның әтисе шунда эшләгән. 1932 елда гаилә туган җирләренә Касыйм шәһәренә кайта. Читать дальше...

Татарстанда тагын 9 кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 9 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1930,1939 һәм 1948 елда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1942, 1947, 1951, 1953, 1955 һәм 1959 елда туган алты ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 11 октябрьгә булган мәгълүмат буенча республикада Covid-19 инфекциясеннән 805 үлем очрагы ачыкланган.



Мөршидә Кыямова: Тукай заманындагы сүзләр татар телендә бөтенләй онытылып бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова Габдулла Тукай заманындагы сүзләр татар теле сөйләмендә бөтенләй онытылып баруын әйтте. «Ул сүзләр бит татар теленең байлыгы. Мәһдиев, Тукайларны укыган кеше аларны аңлый, ә кайбер журналистлар миңа „Мөршидә, бу сүзне язма инде“, — дип әйтә. Аңларга кирәк. Аны югары белем алган татар теле белгечләре дә кулланмаса, кем кулланыр? Күпчелек журналистларның сөйләме татарча булса да, мәгънәсе аңлашылмый»... Читать дальше...

Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы кабул итүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте. Идел буе федераль округы составына керә торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Татарстанны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүчедән Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт ясарга ярдәм итүне сораган хәбәр килгән. Читать дальше...

Илназ Фазуллин: Яшьләр татар телле контентны кызык түгел дип уйлый иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләрнең татар телле контентны түбән дәрәҗәдә, кызык түгел дип уйлаганын әйтте. «"Ялкын"редакциясе 3 ел элек төрле мәктәпләр укучылары арасында анкетлаштыру үткәрде. Татар телендә интернетта нинди контент, кайсы блогерларны карыйсыз, дигән сорау бирдек. Иң аянычлысы шул: татарча сөйләшүче яшьләр дә татар телле контентны әйтмәде», — диде ул «Татар-информ»да  матбугат очрашуында. Аның фикеренчә... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Фәндәс Сафиуллин вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, өченче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003), ике чакырылыш республика парламенты депутаты Фәндәс Сафиуллинның үлеме белән бәйле кайгы уртаклашты. Ул 2021 елның 10 октябрендә 85 яшендә вафат булды.  Фәндәс Сафиуллин 1936 елның 17 августында Татарстан АССРның Азнакай районы Мәлбагыш авылында туган. 1957 елда Саратов танк училищесын, 1970 елда Белоруссия дәүләт университетын тәмамлый. Читать дальше...

«Күңелле әлифба» проекты аерым китап булып басылып чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова 17 октябрьдә «Күңелле әлифба» китабы басылып чыгачагын әйтте. «Күңелле әлифба» проекты шулкадәр уңышлы булды ки, без аны видео һәм рәсемнәрдән туплап, 40 битлек китап итеп җыйдык. Китап «Идел-Пресс»та басылып чыгачак. Миңа калса, бу китаплар тиз арада сатылып бетәр. «Күңелле әлифба» ун елдан соң да актуаль булыр», — диде ул «Татар-информ»да  матбугат очрашуында. Проектта төп рольне дүрт яшьлек кыз ... Читать дальше...

Зилә Хөснетдинова: «Татмедиа junior» проекты белән уңышка ирештек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татмедиа junior» проекты белән бер ел элек шөгыльләнә башлау тәҗрибә туплауга һәм уңышка китерде дип саный. «Без бер ел элек камераның „к“ хәрефен дә белмәдек. Әкият, шигырь, хикәяләр яза идек. Ә аны видеога күчерә белмәдек. Монтаж һөнәре белән танышып, текст итеп язылган әдәби әсәрләрне сценарий формасына күчерергә өйләндек. Ел дәверендә мондый тәҗрибә тупларбыз дип бер дә уйламадым, хыялланмадым. Читать дальше...

Татарстанда 2022 елда реаль хезмәт хакы үсеше якынча 3 процент дәрәҗәсендә фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе елда реаль хезмәт хакын 102,7 процент дәрәҗәсенә күтәрү планлаштырыла. Бу хакта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында хәбәр итте.  «Хезмәт хакы тармак һәм тулаем төбәк буенча уртачадан түбәнрәк оештырылган урыннарга аеруча игътибар итәргә кирәк», — диде докладчы. Икътисад министры сүзләренчә, төп бурыч элеккечә барлык... Читать дальше...

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проектларына яңа авторлар эзлибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior»ның 15 проекты яңартылачагын, яңа авторлар кирәк булуын әйтте. «Без бүгенге көндә анализ алып барабыз. Уңышлы дип табылган, күп карау җыйган проектларны саклап калырга дигән ният белән яшибез. Киләсе сезонда да 33 проект калачак, ләкин яртысын яңартасыбыз килә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында . Ул яңа 15 проект ачылачагын, яңа авторларны көтүләрен әйтте. Читать дальше...

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проекты татар телле видеофонд барлыкка китерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior» проекты эшчәнлегенә бәя бирде һәм татар телле видеофонд барлыкка килү турында белдерде. «Без акрынлап татар телле видеофонд барлыкка китерә башладык. Бер ел дәвамында 33 проект барлыкка килде. Проектта 40тан артык кеше катнашты. 532дән артык видео төшерелде. Нигездә, 2 миллионнан артык карау җыелды. Бу бик зур сан. Татар телле видеолар эзләү мөмкинлеге туды, татар мохите барлыкка килде»... Читать дальше...

Марина Патяшина: Йөкле хатын-кыз сәүдә үзәкләренә барырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина йөкле хатын-кызларга сәүдә үзәкләренә йөрергә киңәш итми. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде. QR-код буенча чикләү йөкле ханымнарга да кагыла. «Йөкле хатын-кыз сәүдә үзәкләренә барырга тиеш түгел. Бу алар йөри торган урын түгел. Йөкле хатын-кызлар арасында да авыручылар арта, хатын-кыз үзе дә, бала сәламәтлеге дә куркыныч астында булуын аңларга кирәк»... Читать дальше...

Ковидтан прививканың беренче компонентын гына ясаткан кешеләргә чикләүләр ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан прививканың беренче компонентын гына ясаткан кешеләргә дә сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать туклануы нокталарына юл ябык булуын әйтте. «ТР Министрлар Кабинетының 960 нчы Карары нигезендә, сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать туклануы нокталарына бары тик QR-код белән генә кереп була. QR-код бары тик вакцинация төгәлләнгәч кенә бирелә. Вакцинациянең ике этабын да узмый торып... Читать дальше...


Музыкальные новости
Елена Волкова

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях





Персональные новости
Арцах

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании





Марина Патяшина: Татарстанда коронавирустан вакциналар җитәрлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавируска каршы вакциналар җитәрлек. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, әлегә республикада 594 мең 354 доза вакцина исәпләнә. «Без 1,1 млн кешегә прививка ясаттык, тагын 2 млн 400 кешегә ясатырга кирәк. Вакцина барлык категория кешеләр өчен җитәрлек булачак, проблемалар юк», — диде Марина Патяшина. Бүген коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелде.

Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле вазгыять кискенләшү аркасында кертелгән яңа чикләүләр балаларга кагылмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте. «Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул. Ул балаларга коронавирустан вакцинация каралмаганын искәртте. Димәк, аларның... Читать дальше...

Татарстанда түбәсенә әйләнеп капланган машинаның йөртүчесе имгәнүдән үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Татарстанның Нурлат районы Рус Богдашкиносы авылында һәлакәт булган. Машина йөртүче Нурлат ягына таба хәрәкәт иткән. Якынча мәгълүматлар буенча ул машина белән идарә итә алмаган, автомобиль түбәсенә әйләнеп капланган. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең мәетен машинадан берничә метр ераклыкта юл кырыенда тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат автомобиль салоныннан чыгарга өлгергән, әмма алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Дәүләт Советында авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советында 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлаулары ачылды. Эш башланганчы депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре Минзәлә янындагы авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды. «10 октябрьдә Минзәлә районында авиаһәлакәттә кешеләрнең фаҗигале үлеме сәбәпле, бүген, 11 октябрьдә, Татарстанда матәм көне игълан ителде. Һәлак булганнарны... Читать дальше...

Илгиз Халиков: Муса Җәлилнең әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә иттерәсебез килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын башка телләргә дә арттырасы килүен әйтте. «Бәйгедә тәрҗемә номинациясен аерым булдырдык. Казан федераль университеты ярдәмгә килер дип ышанабыз, анда чит илдән килгән күп студент укый. Студентлар ярдәме белән 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил иҗатын тагын да арттырык идек»... Читать дальше...

Россия белгече ковидтан вакцинация узарга баш тарткан өчен штраф салырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире вирусолог Александр Лукашев коронавирустан вакцинация узудан баш тарткан өчен штраф кертергә тәкъдим итте. Ул бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында сөйләде. Галим Covid-19 эпидемиясе Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенә җитди финанс йөкләнеше булдырганга игътибарны юнәлтте, ә гражданнарның прививка ясавыннан баш тартуы хәлне катлауландыра гына. Лукашев сүзләренчә, бер пациентны дәвалау 200 мең сумга диярлек төшә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Бестопливные Neutrinovoltaic электромобили проектируются в Индии





Путин в России и мире
Москва

Путин: РФ и КНР наладят более тесное взаимодействие в инновационных отраслях


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Блинкен и Зеленский обсудят ситуацию на фронте и обязательства США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Волкова

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях



Москва

Более 1 млн проездов по трассе М-12 Восток совершили автомобилисты в майские праздники

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net