QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан вакцинация турында QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, QR-кодның дөреслеге, чыннан да шул кешенеке булуы документ белән тикшереләчәк.
«QR-кодны паспорт белән туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр, юкса аны кешеләр бер-берсенә җибәреп кенә ятачак. Паспорт булмаса, транспорт йөртү таныклыгы да ярый», — дип белдерде Марина Патяшина.