Минзәләдә авиаһәлакәт алдыннан парашютистлар белән төшерелгән видео чыкты
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрнең берсендә Минзәләдә парашютистлар белән видео чыкты. Анда алар сикерү алдыннан үзләре һәм парашютлары әзер булуы турында хәбәр итә. Оператор һәр парашютист янына килә, ә алар камерага карап ничек һәм нинди программа буенча сикерәчәкләре турында сөйли. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Минзәлә аэроклубы, һәлакәткә очраган L-410 самолеты һәм фаҗига сәбәпләре билгеле булды.