Миңнеханов Дәүләт Советы торак-коммуналь хуҗалык буенча комиссиясе утырышын уздырды
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты, комиссия җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышын үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, генераль директор, дәүләт корпорациясе — ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе Константин Цицин һәм башкалар катнашты. Утырыш ТКХ белән идарә итү системасын камилләштерү темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов 2008 елдан башлап торак өлкәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. Татарстан буенча ел саен якынча 1 мең йорт ремонтлана. Федераль чаралар ярдәмендә аз керемле гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ярдәм күрсәтелә. 2020 елда республикада 96 мең кеше субсидия алган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектлар кысаларында да ТКХ инфраструктурасы объектларын модернизацияләү гамәлгә ашырыла. «Бу безгә күп кенә катлаулы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Республикада алты тармак программасы бар, алар арасында — торак пунктларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү, су бүлү системасын капиталь ремонтлау, торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу, индивидуаль җылыту системасына күчү, блок-модульле котельныйлар урнаштыру, бакчачылык ширкәтләрендә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру», — диде ул. Әмма бу программаларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып та, төп фондларның тузуы югары дәрәҗәдә саклана. Күп кенә коммуникацияләр тузган һәм алмаштыруны таләп итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Хәзерге вакытта Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә инфраструктура үсешенә инвестицияләр җәлеп итүнең яңа механизмнары эшли башлый.