Марина Патяшина: Йөкле хатын-кыз сәүдә үзәкләренә барырга тиеш түгел
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина йөкле хатын-кызларга сәүдә үзәкләренә йөрергә киңәш итми. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде. QR-код буенча чикләү йөкле ханымнарга да кагыла. «Йөкле хатын-кыз сәүдә үзәкләренә барырга тиеш түгел. Бу алар йөри торган урын түгел. Йөкле хатын-кызлар арасында да авыручылар арта, хатын-кыз үзе дә, бала сәламәтлеге дә куркыныч астында булуын аңларга кирәк», — диде Роспотребнадзор идарәсе башлыгы. Ул табиб белән киңәшләшеп, йөкле ханымнарга вакцинация 26 нчы атнадан мөмкин булуын искәртте. «Вирус шулай интенсив таралган шартларда йөкле ханым үзен бигрәк тә сакларга тиеш. Өйдә булырга, кирәк вакытта хатын-кызлар консультациясенә барырга һәм профилактика чараларын үтәргә тиеш», — дип белдерде Марина Патяшина.