Татарстан җитәкчелеге Фәндәс Сафиуллин вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, өченче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003), ике чакырылыш республика парламенты депутаты Фәндәс Сафиуллинның үлеме белән бәйле кайгы уртаклашты. Ул 2021 елның 10 октябрендә 85 яшендә вафат булды.
Фәндәс Сафиуллин 1936 елның 17 августында Татарстан АССРның Азнакай районы Мәлбагыш авылында туган. 1957 елда Саратов танк училищесын, 1970 елда Белоруссия дәүләт университетын тәмамлый. 34 елдан артык СССР Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән, 1988 елда полковник исемен алып отставкага чыккан, аннары ике ел дәвамында Казан югары хәрби команда-инженер ракета гаскәрләре училищесында өлкән укытучы, доцент булып эшләгән.
1990 елда Фәндәс Сафиуллин XII чакырылыш ТАССР Югары Советы халык депутаты итеп сайлана. Ул Сугыш, хезмәт, инвалидлар һәм шәфкать ветераннары эшләре буенча даими комиссия рәисе була. 1995 елда I чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, 1999 елда — III чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп, 2000 елның гыйнварыннан Дәүләт Думасы Комитетында халыкара эшләр буенча эшли.
Фәндәс Сафиуллин Татарстанның дәүләтчелеген һәм сәяси системасын үстерү өлкәсендә күп кенә закон проектларын башлап җибәрүче һәм оештыручы иде, Россия дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыруда актив катнашты.
Фәндәс Сафиуллин татар халкының милли мәдәниятен, татар теленең саклап калу һәм үстерү өчен чыгыш ясады, милли мәгариф системасын булдыруга ярдәм итте, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» республика законын эшләүдә катнашты.
Дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарында эшләү чорында Фәндәс Сафиуллин социаль-гуманитар өлкәне үстерүгә, парламентаризмны һәм гражданлык җәмгыяте институтларын ныгытуга лаеклы өлеш кертте.
Фәндәс Сафиуллин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында «СССРның Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре, Татарстан Республикасының Мактаулы Грамотасы бар.
Фәндәс Сафиуллинга гаҗәеп энергия, җәмгыять алдында бурычын тою һәм аерым эчке культура хас иде. Аның актив тормыш позициясе, профессиональлеге һәм принципиальлеге лаеклы абруй һәм тирән хөрмәт казанды. Сафиуллин Фәндәс Шакир улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, район башлыгы — Азнакай муниципаль районы Советы рәисе Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев имзалады.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Казанның «Курган» зиратында җирләнгән.